Чишмэ
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
22 июль 2022, 10:50

Туган авылым

Гәзит укучыбыз Мөбинә Хәкимова иҗаты

Туган авылым
Туган авылым

Туган авылым

Туган авылым Чувалкип, 

Уртасында – тал-тирәк.

Энҗе-көмештәй сыман

Чишмә суларың кирәк.

Түгәрәк күл буйларында

Кер чайкаган чор кирәк.

Безне үзенә тартып торган

Мәзин чишмәң дә кирәк.

Сафа бабай чишмәсеннән

Агып чыккан су кирәк.

Аның талларына кунган

Былбыл моңнары кирәк.

Әнә бит ул Кинҗәкәең,

Елмаеп тора сыман,

Суларының чисталыгы

Җемелдәп торган сыман.

Кинҗәкәйне саклап тора

Урманың – имәнлегең.

Чәчәкләргә күмелгән бит

Җиләкле акланнарың.

Авылкаем күркәм тора,

Бирешми давылларга.

Шуннан чыккан балаларны

Үзенә тартып тора.

Туган авылым
Туган авылым
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: