Чишмэ
+16 °С
Облачно
Укучы – гәзит
12 Июля 2022, 11:00

Гәзиткә тугры калган укучыбыз

Сайран авылыннан Дания Шәфыйкова «Атна саен бүләк» акциясе барышында чәй сервизы отты. – 1 июльдә туган көнем иде, 69 яшем тулды, шуңа күрә призны туган көнемә бүләк буларак кабул иттем, – диде пенсиядәге укытучы.

Гәзиткә тугры калган укучыбызГәзиткә тугры калган укучыбыз
Гәзиткә тугры калган укучыбыз

Дания Шәфыйкова район гәзитенә 46 ел, Сәйран мәктәбенә математика укытучысы булып эшкә килгәннән бирле языла.

Үткән елда ул гәзиттән компьютерга өйрәтү курслары турында укып, шул курсларга язылган, аннары компьютер сатып алган, интернет үткәргән. Әлеге курслар аңа бик булышкан – хәзер ул интернет аша барлык коммуналь хезмәтләр өчен түли һәм дуслары белән аралаша. Тәҗрибәле бакчачы яшелчә-җимеш үстерү һәм аларны куллану буенча мәгълүмат белән дә уртаклаша. Социаль челтәрләрдә безнең төркемгә язылса да, гәзиткә тугры калган ул.

– Миңа анда барысы да – район яңалыклары да, төбәкнең кызыклы кешеләре турындагы язмалар да ошый, – ди Дания Тимерҗан кызы.

Гәзиткә тугры калган укучыбыз
Гәзиткә тугры калган укучыбыз
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас