Чишмэ
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
6 июль 2022, 14:20

Җир салымы ничек исәпләнә?

– Сафар авылында яшәүче кардәшем минеке кебек үк җир участогы өчен берничә тапкырга азрак салым түли. Ни өчен миңа зур сумма исәпләнә? Артур, Ар авылы Бу сорауга Благовар һәм Чишмә районнары буенча муниципальара бүлек начальнигы урынбасары Линар Хисамов җавап бирә:

Җир салымы ничек исәпләнә?
Җир салымы ничек исәпләнә?

– Күчемсез милек объектларына салым аларның кадастр бәясенә карап билгеләнә. Мәсәлән, Сафар авылындагы 1500 квадрат метр мәйданлы җир участогының кадастр бәясе якынча 100 мең сум тәшкил итсә, Ар авылындагы шундый ук җир участогының кадастр бәясе 500 мең сум тирәсе булырга мөмкин. Шуңа күрә салым бәясе дә артыграк килеп чыга.

Җир участогының кадастр бәясе дәүләт тарафыннан, җирнең кадастр бәясен билгеләү юлы белән ачыклана.

Агымдагы елда республикада җир участокларының дәүләт кадастр бәясен билгеләү буенча эш алып барыла. Барлыгы 1 823 320 җир участогының бәясе билгеләнгән – бу торак пунктлар, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге, сәнәгать, су һәм урман фонды, аеруча саклана торган территорияләр һәм объектлар җирләре һәм запастагы җирләр.

Бу эш буенча отчет проекты белән Дәүләт кадастр бәяләве мәгълүматлары фондында танышырга һәм тәкъдимнәр кертергә мөмкин. Росреестр сайты – https://rosreestr.gov.ru – (вкладка Деятельность / Кадастровая оценка / Фонд данных государственной кадастровой оценки / Получение сведений из Фонда данных государственной кадастровой оценки / Проекты отчетов об определении кадастровой стоимости).

Җир участокларын кадастр саны буенча эзләп була. Нәкъ шулай эшләр-гә киңәш ителә, югыйсә, 1,8 миллионнан артык җир участогының барлык отчеты килеп чыгачак.

Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез, җир участогының планлаштырылган кадастр бәясе белән риза булмаган очракта, 8 июльгә кадәр отчет проекты буенча үз тәкъдимнәрегезне кертергә һәм кисәтү ясарга мөмкин. Моның өчен «Дәүләт кадастр бәяләве һәм техник инвентарьлаштыру» учреждениесендә шәхсән килергә яки почта

һәм гомуми кулланылыштагы мәгълүмат-телекоммуникацион челтәрләр, шул исәптән Интернет, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язып җибәрергә була.

«Дәүләт кадастр бәяләве һәм техник инвентарьлаштыру»  учреждениесе түбәндәге адрес буенча урнашкан: 450097, Уфа шәһәре, Бессонов урамы, 26а (эш режимы белән btirb.ru рәсми сайтында танышырга мөмкин).

Җир салымы ничек исәпләнә?
Җир салымы ничек исәпләнә?
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: