Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
4 июль 2022, 15:24

Карлыган яфрагын киптерергә соңламагыз

Ул бик күп чирләрдән файдалы.

Карлыган яфрагын киптерергә соңламагыз
Карлыган яфрагын киптерергә соңламагыз

Карлыган яфрагы салып пешерелгән чәйдән дә тәмлерәк һәм файдалырак нәрсә бар?! Бары тик вакытында хәстәрләп куярга гына кирәк.

Даруга файдалану өчен яфракларын июньдә-июльдә җыялар һәм түбә асларында, чормаларда яки яхшы җилләтелә торган бүлмәләрдә киптерәләр. Карлыганның өлгергән җиләкләрен һава коры торганда, чык кипкәннән соң җыялар. Аларны киптергечтә башта 35-40 градуста шиңдерәләр, ә аннар 55-60 градус температурада киптереп бетерәләр.

Карлыган яфракларын ботакларының уртасыннан җыялар, чөнки карт яфраклары яраксыз, ә яшьләрен өзеп үсемлеккә зарар китерергә мөмкин. Ботакларын сындырырга, кайрыларына зарар китерергә ярамый, чөнки бу куакны хәлсезләндерә.

Кара карлыганның җиләкләрен һәм яфракларын гиповитаминозлардан һәм авитаминозлардан кулланалар. Бөреләрен һәм яфракларын сидек кудыргыч, температураны төшерә торган һәм тирләткеч дару буларак файдаланалар. Карлыганның эчәклектәге черү процесслары барганда хасыйл була торган токсин матдәләрне, холестеринны бетерүче һәм әлеге матдәләрне организмнан чыгару сәләте аларда пектиннар булуга бәйле. Пектиннар диурезны (бәвел бүлеп чыгаруны) арттыра, йокыны яхшырта, артериаль басымны төшерә.

Җиләкләрен һәм яфракларын ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, төрле тимгелләр һәм тире авырулары булганда файдаланалар.

 

https://kiziltan.ru/ сайтыннан

Фото: dachamechty.ru

Карлыган яфрагын киптерергә соңламагыз
Карлыган яфрагын киптерергә соңламагыз
Автор:Лиана Усманова
Читайте нас: