Чишмэ
+27 °С
Облачно
Укучы – гәзит
20 Мая 2022, 04:51

«Бабай утарында» да булдык

Диана Байкова, Чишмә авылы китапханәсе мөдире «Башкортча озын гомерлелек» программасы Башкортстанның табигать объектлары белән танышуга һәм гореф-гадәтләрне саклауга юнәлтелгән.

«Бабай утарында» да булдык«Бабай утарында» да булдык
«Бабай утарында» да булдык

Бу яше 55кә җиткән хатын-кызлар һәм 60ка җиткән ир-атлар, шулай ук тиешле еллар эшләп пенсиягә чыгучылар өчен тәгаенләнгән бушлай программа.

Иске Муса авылында яшәүче Диләрә Вәлиева да әлеге программадан файдаланган.

– Республика буенча сәяхәт итү мөмкинлеге турында киленем сөйләде. Тумышым белән мин Күгәрчен районыннан. Ул якларның табигате бик матур: таулар, елгалар, данлыклы Морадым тарлавыгы, Йомагуҗа сусаклагычы бар. Башкортстанның көнбатыш районнарына бару турында күптән хыяллана идем, – дип сөйләде ул.

12 майда туристлар уңайлы автобуска утырып юлга чыкты.  Республиканың төрле төбәкләреннән җыелган 30 турист Туймазы районындагы «Бабай утары» дип аталган этнографик комплекска барды. Аның территориясендә үзенчәлекле музей һәм борынгы корылмалар урнашкан. Этноавыл, башкача әйткәндә, комплекс берничә чорны берләштерә. Миче һәм савыт-сабасы булган, 17нче гасырда төзелгән каркас-панельле йорт янәшәсендә бер гасыр соңрак саман кирпечтән салынган йорт тора. 19нчы гасырдагы бүрәнә өйдә тимерче алачыгы, ә келәтендә кара мунча бар.

Туристларны аеруча җил тегермәне кызыксындырды. Ул 1870 елда Чувашстанда төзелгән, ә гасырдан күбрәк вакыт үткәннән соң Туймазы җиренә китерелгән. Биредә туристлар игътибарына ылыслы һәм яфраклы агачлардан салынган 20нче гасырдагы алты почмаклы йортлар да тәкъдим ителгән.

– Безне бик җылы итеп, җыр-бию белән каршы алдылар, – дип тәэссоратлары белән уртак-лашты Диләрә Вәлиева. – Татар халык ризыкларыннан авыз иттек: токмачлы аш, бәлеш ашадык, белен һәм чәкчәк белән чәй эчтек. Тирә-юнь бик матур, бик күп борынгы әйберләр сакланган иде. Агачтан ясалган, он или торган йолпыч күрдем – безнең әнидә дә шундый бар иде. Бу әйберләрнең барысы да мине ерак балачагыма алып кайтты.

Кире юлда туристлар Төмәнәк авылындагы «Ак өмет» мәчетенә кергәннәр, намаз уку өчен анда 150 кешегә исәпләнгән иркен, якты зал, тәһарәт алу урыны, өлкәннәр һәм балалар белән ислам нигезләре һәм гарәп теле буенча дәресләр үткәрү өчен сыйныф, кухня һәм чәй бүлмәсе бар.

 «Башкортча озын гомерлелек» проекты Дәүләт туроператор компаниясе тарафыннан оештырыла.

Проектка Уфа, Бөре шәһәрләренә, Гафури районына (Красноусольскийның изге чыганакларына), шифалы Әүлия чишмәсенә, Шүлгәнташ тыюлыгына  һәм башка урыннарга сәяхәт керә.

Әлеге программадан елга бер тапкыр бушлай файдаланырга була, моның өчен «Башкортча озын гомерлелек» сайтында теркәлергә кирәк.

«Бабай утарында» да булдык
«Бабай утарында» да булдык
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас