Чишмэ
+19 °С
Болытлы
Укучы – гәзит
6 Май 2022, 07:01

Туганлык

Г. Гыйльман Очерк Фронттан беренче кеше кырык беренче елның октябрендә кайтты. Ике аяксыз, бер кулсыз Галләм абзый иде ул.

ТуганлыкТуганлык
Туганлык

Авылга аны бер хәрби кеше китереп куйды. Кечкенә агач йорт алдына бөтен авыл җыелды. Ләкин безгә – малайларга чират тигәнче бер атналап вакыт узды. Шулай да, ничек кирәк алай хатыны Сания апаны килештереп, Галләм абзый янына керә алдык.

Без дәррәү килеп кергәндә, ул түшәктә йокымсырап ята иде. Сискәнеп уянды да, сыңар беләгенә таянып, торып утырмакчы булды. Ләкин теләгенә ирешә алмады, шуып, кабат элекке урынына төшеп ятты.

Килеп күрешкән булдык. Рәтен белеп бетермәсәк тә, фронт хәлләрен сорашырга керештек.

Галләм абзыйның нәрсә сөйләгәннәре хәзер хәтердә калмаган инде. Бер кош хакындагы гыйбрәтле хикәяте генә истә.

Яраланып сугыш кырында калган Галләм абзый бомба чокырында бер тәүлек аңсыз ята. Якын-тирәдә теленә салырлык үлән дә булмый. Шул вакыт аның янына бер урман күгәрчене ияләшә. Баштарак ул бу үлеп барган адәм баласын карап, күзәтеп кенә тора. Аннары юкка чыга, тагын очып килә. Килә дә

Галләмнең кибеп-яргаланып беткән иреннәренә томшыгын тидерә. Ул бер тамчы суның тәмен яралы солдат шундук тоеп ала, башын калкыта, күкрәгендә басып торган кошка рәхмәт әйтмәкче була…

Кош көне буе томшыгында су ташый, ара-тирә суалчан, бөҗәк яисә җимеш бөртеге алып килә…

Галләм берсен дә кире какмый, шулай аңа хәл керә башлый. Урман күгәрчене икенче көнне дә яралы яныннан китми. Өченче көнне дә армый-талмый су, ризык ташый…

Һөҗүмгә баручы солдатлар килеп тапканда, Галләм янында таныш кош булмый инде. Ходай Тәгалә изге ният итеп җибәргән бу җан иясе үзенең газиз балаларын туендырырга китеп баргандыр шул…

Галләм абзый протез белән йөрергә бик тиз өйрәнде, басу-кырларга су илтте, төшке аш ташыды…

Күпме беләм, шул гомерендә ул гел кошлар белән сөйләшеп йөрде. Кулында бер телем ипи булса, яртысын, сындырып, шул канатлы дусларына бирә иде…

Галләм карт тарихыннан мин шуны аңладым. Сугыш кешеләр гаме генә түгел икән. Бөтен тереклек тоя икән аны, бөтен тереклек аңа каршы көрәшкә күтәрелә икән…

Сугыш вакытында табигатьтәге һәр җан бөртеге, тереклек иясе берләшә, туганлаша, шуңа да тормыш, игелек, изгелек һәрчак үлемнән өстен булып кала…

 

Туганлык
Туганлык
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас