Чишмэ
+16 °С
Облачно
Укучы – гәзит
6 Мая 2022, 07:06

Фронттан хатлар

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ Сугыш чорында авыл өчен иң якты, кадерле минутлар фронттан килгән хатлар белән бәйләнгән.

Фронттан хатларФронттан хатлар
Фронттан хатлар

Безнең авылда кич утырып хат уку гадәте бар иде. Кайбер апалар өй борынча йөреп укыйлар. Кайчакта авыл буйлап өчпочмаклы хат үзе генә китә. Иясенә урап кайтканчы ул таушалып, теткәләнеп беткән була иде.

Фронт хатларын укуның үз йоласы бар. Аны тиз генә укый башламыйлар. Иң элек дога кылалар, укыгач та тиз генә таралышмыйлар, хатны язган кеше хакында сөйләшеп утыралар. Кем хакындадыр начар дип әйткәннәрен ишеткәнем булмады, фронттагыларны әйбәт яктан гына искә алалар иде.

Аннары ничек җавап язу хакында киңәшәләр. Кемнәрдән сәлам әйтергә, кемнәрдән әйтмәскә…

Хат ахырында җыр булырга тиеш. Монысы мәҗбүри. Анысын да киңәшеп язалар. Кабатланган булырга тиеш түгел. Яңа җыр сорап Өммегөлсем карчыкка яисә шул ук Шакир картка баралар.

Мин әнкәйләрнең кемгә нәрсә язганнарын инде хәтерләп бетерә алмыйм, әмма фронттан килгән хатлардагы юллар йөрәгемә мәңгегә уелып калдылар. Хәзер шул хакта еш уйланам: ул хатларның ияләре үзләренең хисләре, уйлары, мәхәббәтләре һәм нәфрәтләре белән чын әдипләрдән бер дә ким булмаганнар; алардагы ихлас, бөек хисләр талантлы язучыларның талантлы әсәрләрендә дә сирәк очрыйдыр…

Түбән очта яшәп, гомере буе басудан кайтып кермәгән Чыпчык Мөхәммәтенең язганнары әле дә күңелемне дулкынландырып тора…

«Монда хәлләр мөшкел. Куркыныч, – дип язган иде ул хатында. – Куркып чигенүчеләр күп. Чигенү – хыянәт белән бер. Мин сугыштан, үлемнән курыкмыйм, хыянәттән куркам. Хыянәт итеп иманымны сатсам, кешелегемне югалтсам, Агыйдел елгасы дулкынланганда, үрелеп яңагыма сугар кебек… Кайтып кергәндә, бакчабыз түрендәге шомырт куагы йөземә чабып җибәрер кебек… Әнкәй, минем өчен оялып, кешегә туры карый алмас, шул оялуы белән күңелемне, җанымны яңаклар кебек…».

Мин тагын шуңа игътибар иттем. Гади генә авыл кешеләре дә туган ил, туган җир хакында матур итеп, тәэсирләнеп яза беләләр иде. Әткәйнең икенче, соңгы хатындагы юлларны мәңге онытасым юк. Безне сагынуы хакында әйткәч, ул туган ил хакында болай дип язып куйган: «Туган ил дөньяның кайсыдыр тарафында түгел, ул йөрәк янында, җан түрендә яши икән», – дигән.

Шулай да нык истә калганы язылып бетмәгән хат булгандыр. Ул хат пожар урамында яшәүче Гайфулла абыйдан килгән иде. Бөтен авыл белән укыдык. Хикмәт шунда ки, бу хатның ахыры юк, ярты сүздә өзелеп калган… Ничек алай килеп чыккандыр – бу хакта кем генә әйтә алыр икән. Сугышның бер сере булып калды ул хат. Ә Гайфулла абый үзе әйләнеп кайтмады, үле хәбәре дә килмәде…

 

Фронттан хатлар
Фронттан хатлар
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас