

Көлү бик күп авыруга шифа. Ул бавырны, үт куыгын массажлый, ашказаны асты бизе эшчәнлеген яхшырта, кандагы холестерин микъдарын киметә, атеросклерозны кисәтә. Шулай ук астма өянәге вакытында да көлүнең файдасы сизелә икән. Көлгәндә сулыш ешлыгы 3–4 тапкырга арта. Ул йокысызлыктан интегүчеләргә дә ярдәм итә. Сәламәтлекне саклау өчен кызыклы спектакльләр, кинокомедияләр карарга, юмористик китаплар укырга кирәк. Һәрчак ерык авызлы булыгыз, башкаларга да күтәренке кәеф белән елмаеп эндәшегез. Елмаюның дәвалау көче зур, ул авырлыкларны җиңел кабул итәргә өйрәтә.
Көлке терапиясенә нигез салучы – журналист Норман Казинс. Ул коллангеноз дип исем-ләнгән бик сирәк чир белән интегә. Табиблар аңа берничек ярдәм итә алмый, «барыбер үлә» дип кул селтиләр. Өметсез чирлене хастаханәдән чыгаралар. Ул, сызлануларын басар өчен, өендә көн саен 5–6 сәгать комедия карый һәм 15 минут көлгәннән соң тынычлап йоклап китә. Бер айдан соң әкренләп йөри башлый һәм эшкә керешә.
Нинди чирләрне дәвалый?
Көлгәндә кешенең баш миендә эндорфин – «бәхет гормоны» барлыкка килә, ул иммун системасына уңай тәэсир итә. Бу эндокрин, йөрәк-кан тамырлары, сулыш алу, ашказаны системаларын җайга сала дигән сүз. Көлгән вакытта «киллер-күзәнәкләр» барлыкка килә, алар төрле вирусларны һәм шешләрне юк итә, стресска каршы торырга булыша. АКШта көлке терапиясен онкологик чирләрне һәм наркоманияне дәвалауда кулланалар. Көлү организмны яшәртә һәм ябыгырга ярдәм итә. 5 минут сын катып көлү 40 минут йөгерүне алмаштыра ала. Көлке терапиясе кешене депрессиядән чыгара, төрле куркулардан арынырга ярдәм итә. Сабый ана карынында ятканда елмая башлый, йоклаганда авызы ерыла. Кешенең иң күңелле чагы 6 яшендә була, бу вакытта бала көненә 300 тапкыр көлә. Ә өлкәннәр көненә бары тик 15 тапкыр гына елмаерга мөмкин.
Көлүнең дә төрлесе була
Сын катып, ирония белән шаркылдап, хихылдап, истерик көлү һ. б. Аларның барысы да файдалымы? Көлү – ул табигый халәт, кеше организмын савыктыруга ярдәм итә, шуңа күрә аның һәр төре файдалы. Хәтта шашынып көлү дә кирәк. Мәсәлән, кеше якынын җирләгәндә стресска чыдый алмыйча көлә башлый икән, зыянлы түгел. Елмаю да файдалы, бу безгә позитив фикер йөртергә булыша. Ләкин иң яхшысы – сәбәпсез рәхәтләнеп көлү. Аны туктату, контрольдә тоту авыр. Бала-чага нәрсәдер кызык тоелган өчен түгел, ә рәхәт булганга көлә. Шат күңелле кеше белән аралашу җиңел, ул эшне дә җитез башкара. Позитив энергияле шәхескә күпләр тартыла, аның янында булырга тырышалар. Коллективта мондый кешеләр булу мөһим. Кызганычка каршы, җәмгыятьтә кычкырып көлү ямьсез күренеш дип санала, безне тыелырга, эмоцияләрне чыгармаска өйрәтәләр. «Исәр кебек көлмә!», «Сәбәпсез көлү килешми» дип кисәтәләр. Дөрес түгел! Көлмәсәң, «бәхет гормоны» да юк дигән сүз. Ул булмагач кеше башкасын эзли башлый, спиртлы эчемлекләр куллана, экстримга тартыла. Бу – гап-гади биохимия.
Тыелган, үзен кысаларда тотканнар – артык җитди кешеләр. «Көлү – җилбәзәкләр сыйфаты» дип уйлап үзләрендә комплекслар тудыралар, чиргә сабышалар.
Үзеңнәнме, әллә кешедән көләргә кирәкме?
Килеп туган вәзгыятьтән, очраклардан көлү – иң отышлысы. Кешеләрдән көлү дөрес түгел, шәхесне үпкәләтергә, аңа травма ясарга мөмкинбез. Ләкин дуслар арасында кемдер үзеннән көлә икән, аңа кушылырга була. Көлү дулкыны кеше тәненнән үтсә, иң яхшысы булып санала. Әгәр килеп чыкмый икән, елмаерга өйрәнегез. Теләмәсәгез дә, тырышырга кирәк. Берничә минуттан соң кәефегез күтәреләчәк, эндорфиннар барлыкка килеп үз эшләрен башлаячак. Комедия карарга, көзге алдында төрле кызыклы кыяфәтләр чыгарырга мөмкин. Бу эштә үзегезгә дус тапсагыз, яхшырак. Берсе көлә башласа, һичшиксез, икенчесенә дә ул «йогачак». Көлү, елмаю – сәламәтлек чыганагы! Табигать бүләк иткән сәләттән файдаланырга кирәк. Иртәгезне елмаюдан башлагыз һәм көнегез уңышлы үтәр!
Тулырак: https://matbugat.ru. Фото https://pixabay.com/ru сайтыннан