Чишмэ
+20 °С
Дождь
Укучы – гәзит
8 Апреля 2022, 05:40

Район гәзитенә ташламалы бәя буенча язылырга мөмкин

«Республика Башкортостан» Нәшрият йорты «Языл һәм бүләк от!» дип аталган гомумреспублика бәйгесе үткәрә. Анда катнашу өчен 2 басмага – республика һәм район гәзитләренә («Родник плюс», «Чишмә» яки «Йәйғор») язылырга кирәк. Сезне кыйммәтле бүләкләр көтә. Приз уйнату 2022 елның июль ахырында «БСТ» телеканалының туры эфирында узачак.   

Район гәзитенә ташламалы бәя буенча язылырга мөмкинРайон гәзитенә ташламалы бәя буенча язылырга мөмкин
Район гәзитенә ташламалы бәя буенча язылырга мөмкин

Катнашу өчен адресыгызны, телефон саннарын күрсәтеп ирекле формада гариза язарга һәм квитанциянең күчермәсен салып, конвертка   «Подпишись и выиграй» дип язып 2022 елның 15 июленә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 450079, Уфа шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 13, ГУП РБ «Республика Башкортостан», каб. 212, электрон адрес: podpiska@rbsmi.ru. 

«Родник плюс», «Чишмә» яки «Йәйғор» район гәзитләре редакциясе дә бәйгеләр үткәрә һәм призлар уйната. Бу турыда тулырак мәгълүматны гәзит битләрендә яки әлеге басмаларның электрон чыганакларында белергә мөмкин.

Вакыйгалар турында һәрвакыт хәбәрдар булу, ялган яңалыкларны түгел, ә Башкортстандагы тормышның объектив күренешен белү өчен республика матбугатын укыгыз!

Бүләкләр уйнатуда катнашу өчен гәзитләргә кимендә 6 айга яки бер елга тулысынча язылу мөһим. Язылу 2022 елның 20 июненә кадәр дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 14 апреленә кадәр республика, район һәм шәһәр басмаларына түбәнрәк бәяләргә язылырга һәм әти-әниләрегезне, якыннарыгызны, пенсионерларны яки социаль учреждениеләрне яздырырга мөмкин.

Яраткан гәзит-журналларыгызга почта бүлеге аша да, онлайн да язылырга була. «Республика Башкортостан» Нәшрият йорты өегездән чыкмыйча гына берничә минут эчендә гәзитләргә язылырга тәкъдим итә.

Онлайн-язылу өчен rbsmi.ru сайтыннан файдаланырга мөмкин, моның өчен «Подписка» бүлегендә (https://rbsmi.ru/catalog/podpiska/) үзегезгә ошаган гәзит-журналны сайларга (шул исәптән электрон форматын) һәм шуңа язылырга гына кирәк.

Район гәзитенә ташламалы бәя буенча язылырга мөмкин
Район гәзитенә ташламалы бәя буенча язылырга мөмкин
Автор:Камиль Муратов
Читайте нас