+15 °С
Облачно


Адәм балаларын тормыш юлы
Каккалый бит текә ярларга,
Килдем әле тыныч күл буена
Уйларыма җавап табарга.
«Сабыр бул», дип әйтәбез дә бит ул,
Йөрәк дигән нәрсә тыңламый,
Давыл, буран, яшьнәп яуган яңгыр була,
«Алда гомер бар» дип уйламый.
Йөрәк берәү генә, саклыйк әле,
Ул тормышның гүзәл тәртәсе,
Шатлыкларны куып җитәр өчен
Тартасы да әле тартасы.