Чишмэ
+12 °С
Облачно
Укучы – гәзит
24 Марта 2022, 11:13

Гомер агышы

Гәзит укучыбыз Әлфирә Маракаева иҗаты

Гомер агышыГомер агышы
Гомер агышы

Язларны да җәйләр алыштыра,

Бик тиз үтеп китә вакытлар,

Минем гомер көзем якынлаша,

Ешрак искә төшә яшь чаклар.

Мизгел генә төрле күренешләр,

Һич үзгәртеп булмый аларны,

Күзәтеп вакыт акканын

Каршылыйбыз олпат картлыкны.

Һәр мизгелнең гүзәллеген күрәм,

Исләр китә: менә могҗиза!

Кышын язны көтә бар тереклек,

Яңа тормыш туа югыйсә.

Тыныч булса дөньялар

Шаулап-гөрләп яшәүләргә ни җитә?

Гомер агышы
Гомер агышы
Автор:
Читайте нас