Чишмэ
+24 °С
Облачно
Укучы – гәзит
23 Марта 2022, 11:38

Яши Тукай

Гәзит укучыбыз Фәнүзә Якупова иҗаты

Яши ТукайЯши Тукай
Яши Тукай

Яши Тукай

Ел гомере аша яши Тукай,

Иҗат рухың һәрбер илләрдә.

Пар атларың, әллүкиләр, дускай,

Гимн җырлый туган телләрдә.

Җыр-шигырең безгә сулар һава кебек,

Тукталабыз һәрбер бөек сүзгә.

Күңел дәрьясына мәңге канат куя,

Рәхмәт дибез, Тукай, гел сезгә.

Кан төкереп, хәлсез, кочып мендәр

Илһамланып язган тере сүзләр

Милләтебезнең якты маягыдай.

Горурланабыз! Сез бит бөек татар.

Шушы иҗат дөньясында

Син бит безнең зур кояш.

Яшь буынга, картына да

Син безнең рухи юлдаш.

Һәйкәл, музейларың авыл-калаларда,

Онытмыйлар, искә алалар.

Үлми – яши Тукай, каршыбызда

Мәңгелеккә бастырып куйганнар.

* * *

Мин – татармын

Татар булып җиргә мин килгәнмен,

Яшәвешем-шөгылем танылыр.

Туган җиремнең гүзәл бишеген

Йөрәк түремдә янәш йөртермен.

Син яшисең, көрәшәсең,

Тормыш бит ул үзе зур көрәш.

Кайчагында сынып-сыгыласың,

Кайчагында каршы торасың.

Юк, мин көчле, алга атлап

Тормыш диңгезендә чайкалам.

Татар каны ага минем тәннән,

Абынсам да, сөрлегеп егылмам.

Татар халкы – көчле милләт,

Бар яктан да уңган,  терәк торган.

Талант, сәләт иҗади әдәбиятта,

Имам-хатыйб, шагыйре күп булган.

Горур һәрчак татар милләте,

Европаны хәтта урап алган,

Телен, гореф-гадәтен саклап

Мәчет-музеен зурлап салдырган.

Оныкларга мирас итеп

Тапшырыйк ыру агачын.

Югалтмаслар, сакларлар

Милләтебезнең якты маягын.

Яши Тукай
Яши Тукай
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас