

Хыялларым мине менә тагын
Балачакка алып кайталар,
Мин – япь-яшь кыз, буем зифа,
Зиһеннәрем төгәл, чаямын.
Әйтерсең лә кырык ел үтмәгән,
Очып йөрим, якты хыяллар
Киләчәккә өнди, алар тагы
Өметләргә канат куялар.
Яшьлегемнең татлы хисләре
Күңелемә сихәт бирәләр,
Әле булса якты уй уятып,
Каршыма ургылып киләләр.
Мәктәп чоры мизгел генә булып
Искә төшә: хисләр яңара,
Сыйныфташлар тагын якыная,
Үткәннәргә уйлар юл ала.
Гомер үтә диеп хафаланмыйм,
Үткәннәрем бушка булмады,
Киләчәгем ничек булса булыр,
Хәсрәтләрен башка бирмәсен!
Әле булса минем йөрәгемдә
Ялкынланып янган хисләр бар,
Сагышлы да, сихерле дә алар,
Бәгырьләрне өзеп килгәннәр.