Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Укучы – гәзит
24 февраль 2022, 13:21

Туганыма

Гәзит укучыбыз Мөбинә Хәкимова-Шәрәфетдинова иҗаты

ТуганымаТуганыма
Туганыма

Туганым, син миңа бик кирәк,

Туганым, син миңа бит терәк.

Бер әни сөтендә үскәнбез,

Бер кашык ашларны эчкәнбез.

Әниләр бит безгә теләгән

Саулыкның зурысын, яхшысын.

Бәхетнең олысын, яктысын,

Гомернең озынын, пакьлесен.

Теләгән әниләр үскәч тә

Без бергә булуны тормышта.

Җиңелрәк булсын дип атларга

Тормышның йөкләрен тартканда.

Әйдәгез, туганнар, бер булыйк,

Ярдәмчел кулларны еш сузыйк.

Гомер бит бик кыска, әй кыска,

Әниләр теләген тибәрмик!

Туганыма
Туганыма
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас