Чишмэ
+13 °С
Облачно
Укучы – гәзит
11 Февраля 2022, 12:45

Минималь хезмәт хакы турында

Яңа елдан минималь хезмәт хакы күләме артты, дип ишеттем. Ул нинди түләүләргә йогынты ясаячак? Рамилә, Чишмә поселогы. Бу сорауга Чишмә районы прокуроры ярдәмчесе Рузана Каспранованың җавап бирүен үтендек:

Минималь хезмәт хакы турындаМинималь хезмәт хакы турында
Минималь хезмәт хакы турында

– Чыннан да, 2021 елның 6 декабрендә гамәлгә кергән «Хезмәт хакының минималь күләме турында»гы Федераль законның 1нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында»гы 406нчы санлы Федераль законга ярашлы, 2022 елның 1 гыйнварыннан башлап хезмәткә түләүнең минималь күләме (арытаба – минималь хезмәт хакы) аена 13 890 сум тәшкил итә (элекке 12 792 сум урынына).  

Шулай итеп, минималь хезмәт хакы 8,6%ка артты. Хәзер эш бирүчеләр хезмәткәрләргә эш хакы, больничный, ял һәм командировка өчен түләүләрне исәпләү өчен минималь хезмәт хакы күләмен исәпкә алырга тиеш.

2022 елдан башлап бер айлык эш нормасын эшләгән хезмәткәрләрнең минималь хезмәт хакы 13 890 сум тәшкил итәргә тиеш. Окладларны арттыру – эш хакын минималь хезмәт хакы күләменә җиткерүнең бердәнбер ысулы түгел. Моны башка түләүләр хисабына да башкарырга мөмкин. Әйтик, эш хакы минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк булган хезмәткәрләргә махсус өстәмә түләү белән. Кайбер түләүләрне минималь исәпхисапка кертергә ярамый. Аларга түбәндәгеләр керә: бәйрәмнәргә һәм юбилей даталарга премияләр; артык сәгатьләр һәм төнлә, ял һәм бәйрәмнәрдә эшләгән өчен түләү; «төньяк» өстәмәләр һәм район коэффициентлары; төп эштән тыш тагын бер эш башкарган өчен түләү (чөнки аны аерым хезмәт килешүе кысаларында түлиләр); башка вазифаның эшен дә алып барган өчен өстәмә түләү.

Эш бирүчеләр хезмәткәрләр авыргач, элеккечә, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие (больничный) бирә һәм беренче өч көн өчен исәпли. Әгәр хезмәткәр 2021 елда авырган булса, ә больничные 2022 елда ябылса, пособие исәпләгәндә минималь хезмәт хакын арттыруны түбәндәге очракларда исәпкә алырга кирәк:

больничный ачылган көнгә страховка стажы 6 айдан ким булса; әгәр авыру берничә айга сузылса, һәр ай өчен пособие аерым санала; больничныйда 2022 елда билгеләнгән дәвалау режимын бозу турында билге торса; тулы календарь айга исәпләнгән пособие минималь хезмәт хакыннан кимрәк булса.

Минималь хезмәт хакы арту сәбәпле ял һәм командировка өчен түләүне, бер үк вакытта 2 шарт үтәлсә генә, яңадан исәпләргә кирәк: хезмәткәрнең уртача эш хакы 13 890 сумнан кимрәк булса; отпуск яки командировка 2022 елның 1 гыйнварына кадәр башланса.

Шулай ук хезмәт хокукларын бозган өчен дисциплинар, матди (Рәсәй Федерациясе Хезмәт кодексының 262 маддәсе), административ (административ хокук бозулар турында Рәсәй Федерациясе Кодексының 5.27 маддәсе) һәм җинаять (Рәсәй Федерациясе Җинаять кодексының 145.1 маддәсе) җаваплылыгы да каралган булуын аңлатырга кирәк.

Минималь хезмәт хакы турында
Минималь хезмәт хакы турында
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас