Чишмэ
+23 °С
Дождь
Укучы – гәзит
4 Февраля 2022, 13:08

Кышкы мизгел

Арслан авылы авылында яшәүче Мөбинә Хәкимова-Шәрәфетдинова иҗаты 

Кышкы мизгелКышкы мизгел
Кышкы мизгел

Кышның матур мизгеле бит –

Ак бураннар өере,

Басып торам ак буранда,

Шул өемнәр шикелле.

Күңелем тулы ап-ак хисләр,

Йөрәгемдә ак уйлар.

Ап-ак карлар җемелдәшә,

Күзләремдә ак нурлар.

Елмаямын карга карап,

Күңелем күтәренке.

Учларымда – кар бөртеге,

Уйларымда син икән.

Яннарымда сөйгән ярым

Кар бөртекләрен сибә,

Аның сипкән бөртекләре

Бит очларыма куна.

Яратамын кыш мизгелен,

Әллә кышта туганга.

Күңелемнең сафлыклары

Шул ак кардай булганга.

 

Кышкы мизгел
Кышкы мизгел
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас