Чишмэ
+20 °С
Облачно
Укучы – гәзит
19 Января 2022, 10:27

Сыңар канатлы фәрештә

Зиннур Хөснияр Хикәянең дәвамы

Сыңар канатлы фәрештәСыңар канатлы фәрештә
Сыңар канатлы фәрештә

Балачакта бу сүзләрне авызын ачып тыңлаганын әле дә хәтерли Сабирулла. Фәрештәләрне тотып карарга теләгәндәй, иңбашларын сыпырып та куйгалый иде. Үсә төшкәч ул моның матур әкият кенә булганлыгын аңлап, үзеннән-үзе көлә торган иде.

Карчыгы үлгәннән соң, әллә Сабируллага бала чагының беркатлы акылы яңадан кайттымы, әллә авыл кырыендагы зиратта кычкырышкан козгыннар тавышына ешрак колак сала башладымы, анысын тәгаен генә әйтә алмый, әмма балачак хатирәсе аны тагын шомландырырга кереште. Бәлки, артына әйләнеп, узган гомерен исенә төшергәнгә шөбһәләнәдер күңеле? Ләкин аз-маз сизенә дә шикелле: фәрештәләрнең берсен, уң як иңбашындагысын, кыерсытты бугай. Ул фәрештә аның күз алдына сыңар канатлы булып килә.

Бу гөнаһлы тормышта яшәгәндә кеше кылган изгелекләр шаһитының – уң иңбашында утырган фәрештәнең – сыңар канатлы икәнен сизгәч, Саби-рулланың башына икенче кайгы да оялады. Гомере буе җыйган байлыгы кем кулына калыр? Бу уй хәтта үлемнең үзеннән дә куркынычрак, шомлырак иде кебек.

Якты дөньяда алтмышка кадәр яшәп, хатыны гүр иясе булгач, Сабирулла беренче мәртәбә үзәге өзелеп, балалары булмавына үкенде.

Шуннан бирле үз-үзе белән бәхәсләшеп яшәде ул. Кайчак үзен язмыштан өстенрәк, көчлерәк итеп тә хис итте. Андый вакытларда күңеле дә нидер өмет иткән төсле талпынып куйгалый иде.

Кыш буе май күрмәгән ишеге чыелдап ачылды. Бусагада бишмәт өстеннән зәңгәр халат кигән күрше хатыны Алтынбикә күренде. Яше кырыктан узган бу тол хатын, Маһитап үлгәннән бирле көн саен кереп, Сабирулланың ашарына пешерә иде.

Алтынбикә кәҗә мамыгыннан бәйләнгән калын шәлен баш артынарак шудырды да, түшәм ярыкларын санап яткан Сабирулла янына килеп хәлен сорашты. Аннары, кәзәнкәдәге савыт-сабаны шалтырата-шалтырата ашарга әзерләргә кереште.

– Мичтә бәрәңге тәгәрәтеп ал әле, Алтынбикә, – диде Сабирулла. Алтынбикә, кәстрүл тотып, идән астына төшеп китте.

Шулчак Сабирулла беренче мәртәбә: «Баскычта аягы тая күрмәсен тагы», – дип, хатын өчен борчылып куйды. Күршесе керер алдыннан гына уянган өмете күкрәк читлеген җимерердәй булып тыпырчына башлады. Идән асты авызыннан Алтынбикәнең яшел яулыгы күренгәч кенә Сабирулла җиңел сулады: егылмаган икән...

Бәрәңгеле кәстрүлен дыңк иттереп идәнгә утыртканнан соң Алтынбикә капкачны япты. Сабирулланың хәлсез йөрәгенә көч кереп киткәндәй булды. Ул, гыжылдавын басар өчен тынын кыса төште.

Хатын, мичне томалап, бәрәңгеләрне тәгәрәтте дә идән себерергә тотынды. Сабирулла да башын юрган астыннан чыгарды. «Хәзер әйтәм! – дип уйлады ул. – Сузарга ярамый, әйтәм».

Дәвамы бар

 

Фото https://pixabay.com/ru/ сайтыннан

Сыңар канатлы фәрештә
Сыңар канатлы фәрештә
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас