Чишмэ
+14 °С
Облачно
Укучы – гәзит
26 Декабря 2021, 11:11

Гәзит дустым кебек

Чишмә поселогыннан әбунәчебез Василий Смолляр акция барышында чәшкеләр отты.

Гәзит дустым кебекГәзит дустым кебек
Гәзит дустым кебек

Үзе әйтүенчә, ул район гәзитен 50 елдан артык ала.

– Барлык мәкаләләрне дә – беренче биттән башлап соңгы битенә кадәр укыйм, райондагы бөтен яңалыкларны беләм.

Гәзит минем өчен тирә-юньдә булган вакыйгалар турында сөйләүче дустым кебек, – диде Василий Денисович.     

Аңа хәзер 74 яшь, зур улы белән яши.

Хезмәт ветераны пенсиягә кадәр ветеринария даруханәсе мөдире булып эшләгән. Ул чорда поселокта терлекләр өчен дарулар сатылучы төрле кибетләр булмаган, район халкы һәрвакыт аларга килгән. Шуңа күрә аны күпләр белә, урамда исәнләшеп узалар, ул да күпләрне таный, районда яшәүче кешеләр турындагы язмаларны кызыксынып укый.

Гәзит дустым кебек
Гәзит дустым кебек
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас