Чишмэ
+21 °С
Облачно
Укучы – гәзит
23 Декабря 2021, 07:14

Елмаю бүләк итик

Каләм тибрәтү

Елмаю бүләк итикЕлмаю бүләк итик
Елмаю бүләк итик

Сафар авылында яшәүче гәзит укучыбыз Рәвия Нугаева иҗаты

 

Елмаюлар бүләк итик әле

Бер-беребезгә болай гына.

Саф йөрәктән чыккан елмаю

Тик җылытсын өчен аз гына.

Елмаюдан торган изге чылбыр

Урап чыксын иде җир йөзен.

Һәм алар яктырак итсен иде

Бераз гына бөтен җир өстен.

Изге орлык салыйк йөрәкләргә,

Алар шытсын, үсеп китсеннәр.

Капласыннар бөтен планетаны,

Оҗмах бакчасыдай итсеннәр!

Яхшылыклар өләшик, кызганмыйк,

Дөнья тылсымлыга әйләнсен.

Җил таратып йөрсен изгелекне,

Яхшылыклар артсын, күбәйсен!

Йөрәгеңнең матурлыгын тарат,

Җылылыгын өләш, жәлләмә!

Миллион мәртәбә әйләнеп кайтыр

Олы бәхет булып үзеңә.

Елмаю бүләк итик
Елмаю бүләк итик
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас