Чишмэ
+23 °С
Ясно
Укучы – гәзит
18 Декабря 2021, 06:09

Тик яхшылык көтәм...

Сафар авылында яшәүче гәзит укучыбыз Рәвия Нугаева иҗаты

Тик яхшылык көтәм...Тик яхшылык көтәм...
Тик яхшылык көтәм...

Кешеләрдән тик яхшылык көтәм,

Күбрәк яхшы ягын күрәм мин,

Шулай рәхәт яшәүләре җирдә,

Изгелекләр генә көтәм мин.

Тормышымны минем бизәделәр

Бары әйбәт, изге кешеләр.

Рәхмәтлемен сиңа, Ходаем,

Гел очрасын шуның ишеләр.

Изге китапларым, изге җаннар

Җитәкләде мине тормышта.

Яктырттылар барыр юлларымны,

Чиксез ризамын мин язмышка.

Холкы авыр тоелган кешеләр

Уңай сабак миңа укыткан,

Яхшы якка мине үзгәрткән,

Тәҗрибәгә баеткан.

Авыр хәлләр мине кеше итте,

Җавап эзли идем китаптан.

Акыллы китаплар ярдәм итте,

Риза була идем җаваптан.

Аллаһка юл таба алмас идем мин,

Кыенлыклар әгәр булмаса...

Бәхетне татып булмас иде,

Читенлекләр эзләп тапмаса.

Ансыз мин – мин була алмас идем,

Шөкер итәм шуңа язмышка.

Рәхмәтлемен «авыр» кешеләргә

Үпкәләмим хәтта ялгыш та!

 

Тик яхшылык көтәм...
Тик яхшылык көтәм...
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас