

Гаилә әгъзаларының икесенә дә 72 яшь, гомер буе колхозда эшләгәннәр. Нәзир Әбзәлетдин улы механизатор, ә Рәзинә Рәҗәп кызы сыер савучы булган. Аларның быел район гәзитен ала башлавына 57 ел.
– Гәзит-журналлар укырга яратабыз. Күптән түгел укып чыккан яңалыклар, мәкаләләр турында фикер алыштык. Аннары бүләк уйнатуда катнашып карарга булдык. Почтага бардым, анда нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаттылар. Ә инде берничә көннән картым безнең фамилияне бүләк отучылар арасында күрде, – диде Рәзинә Рәҗәп кызы.
Ул яратып укыган гәзиттән бүләк алуына бик шат, редакция коллективына тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерә.