Чишмэ
+12 °С
Облачно
Укучы – гәзит
7 Декабря 2021, 13:22

Беренче тапкыр оттым

Чишмә авылыннан гәзит укучыбыз Әлфия Хәбибуллина «Атна саен бүләк» акциясендә мендәр отты. 

Беренче тапкыр оттымБеренче тапкыр оттым
Беренче тапкыр оттым

Тумышы белән ул Чишмәнеке, Казан элемтә техникумын тәмамлаганнан соң озак еллар үз белгечлеге буенча эшләгән. Әлеге вакытта ул хәрби пенсионер, 20 ел армиядә хезмәт иткән.

– Әти-әнием район гәзитен «Ленин юлыннан» дип аталган вакытта ук алды. Хәзер инде мин дә тугры укучымын. Районда булган соңгы яңалыклар, бигрәк тә гәзит оештырган искиткеч бәйгеләр турында укуы күңелле. Бүләк отуым турында танышларымнан белдем. Яңа елга көтелмәгән бүләк булды бу, беренче тапкыр оттым бит, – дип куанычы белән уртаклашты Әлфия Фәзит кызы.

Беренче тапкыр оттым
Беренче тапкыр оттым
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас