

Эльмира, Калмаш авылы
Талпынып, сагынып, ашкынып
Кайтабыз без туган якларга.
Җылы караш, пешкән ашлар белән
Әткәй-әнкәй көтеп торганда.
Әткәй-әнкәй, сез бит безгә
Иң кадерле кешеләр.
Әнкәй, диеп, әткәй, диеп дәшүләре
Бәхет түгелме соң бу җирдә?!
Рәхмәтлебез сезгә барсы өчен,
Тормышта бит сез безгә терәк,
Бүген дә бит киңәшегез сезнең
Чын-чыннан да безгә бик кирәк.
Өч кыз бала әти-әнисе сез,
Биш оныкка нәнәй-картатай,
Насыйп булсын иде сезгә тагын бик күп еллар
Исән-имин яшәү – балкып кояштай.