

1955 елда районда «Кызыл байрак» дип аталган дубляж гәзит чыга башлый, анда алты районның яңалыклары һәм вакыйгалары бастырыла. Бу юллар авторы 1956 елгы гәзиткә күз салды. 23 ноябрьдәге санда Маленков исемендәге колхоз хисапчысы Ш. Байбурин сыер савучыларның октябрь аенда һәр литр сөт өчен 7 тиен исәбеннән акча алуы турында хәбәр итә. Сыер савучы Лалә Байбурина, Галина Калитаева һәм Зилә Байбурина 130–150 сум акча эшләгәннәр. Автор эшчеләргә акчалата түләү сөт савуны арттырырга ярдәм итә, дигән нәтиҗә ясаган. Нәрсә турында сүз барганын аңлар өчен тарихка күз салыйк: колхозчылар 1966 елга кадәр эшләгән көннәр өчен әйберләтә түләү, күбесенчә иген алганнар.
«Сугыш уты кабызучыларны йөгәнләү» дип аталган киләсе мәкаләдә 20 ноябрьдә 189нчы СМП клубында Мисырдагы интервенциягә каршы протест митингы булуы, анда 200гә якын кеше катнашуы турында язылган. Митингта катнашучылар Мисыр халкына ярдәм фондына акча җибәрү өчен ике сәгать эшләргә карар итеп, бердәм рәвештә чит илдәге агрессиягә каршы протест резолюциясен кабул иткәннәр. Исегезгә төшереп узабыз, 1956 елның 29 октябрендә Израиль гаскәрләре мисырлыларның Синайдагы позицияләренә һөҗүм итә.
30 ноябрьдә басылып чыккан 103нче санда 1нче урта мәктәпнең тугызынчы һәм унынчы сыйныф укучылары Чишмә халкы арасында китаплар таратуда актив катнаша, дип хәбәр ителә. Мәктәп китапханәсеннән аларга гомуми бәясе 400 сумлык нәфис әдәбият бирелгән. Кайбер укучылар үзләренә тапшырылган китапларны беренче көнне үк сатып бетергәннәр. Мәсәлән, 10нчы сыйныф укучысы Надя Фоменко 20дән артык китап, шул исәптән, Островскийның «Как закалялась сталь», Пушкинның «Повести Белкина», Казакевичның «Звезда» китапларын саткан. Милиция бүлегендә генә дә ул 49 сумлык әдәбият тараткан. Башка укучылар да шундый ук уңышларга ирешкәннәр һәм 15 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр үткән китап тарату айлыгына зур өлеш керткәннәр.
1956 елда ВЛКСМ (Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге) Ленин ордены белән бүләкләнә. Бу бүләккә ул бөтен совет яшьләренең һәм комсомолларның социалистик төзелештә зур казанышларга ирешүе нәтиҗәсендә лаек була. Район гәзитенең 25 ноябрьдә чыккан 101нче санында «Правда» авыл хуҗалыгы артеле яшьләренең бу хакта белеп бик куанулары һәм әлеге вакыйгага багышланган митинг үткәрүләре турында язылган.
– Без тагын да яхшырак эшләрбез, колхозыбызның байлыгын арттырырбыз, – дигән өченче кырчылык бригадасыннан Әнфәс Хисмәтдинов. Ул шулай ук беренче кырчылык бригадасы комсомолларын фермаларга мал азыгы ташу буенча ярышка чакырган.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, ул вакытта ярыш хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруның социалистик алымы булган һәм төрле яктан хупланган.
«Кызыл байрак» гәзите предприятиеләр эшендәге җитешсезлекләрне дә аяусыз тәнкыйтьли. Мәсәлән, 18 ноябрьдә басылган 98нче санда ул урып-җыю эшләре тәмамланганнан соң комбайннары басуда калган Чишмә МТСын тәнкыйть утына тота, техниканы тиз арада алмасалар, гомумән, басуда калуы ихтимал, дип язып чыга. Гәзиттә шулай ук МТС директорының тракторчыга «ДТ-75»кә тагылган комбайнны ычкындырып, «Газик» машинасы батып калмасын өчен аны Сафар авылына кадәр озата барырга кушуы турында да язылган. Ә комбайн Сәйфар һәм Үрге Тирмә авыллары арасында торып калган.
«Кызыл байрак» гәзитенең 23 ноябрьдә нәшер ителгән 100нче санында «Кешеләр турында хәстәрлек юк» дигән мәкаләдә Сталин исемендәге колхозның беренче кырчылык бригадасы бригадиры турында бәян ителгән. Гәзит аны колхозчылар үте-неченә битараф калганы һәм хезмәт вазифасын үз максатында файдаланганы өчен «иләктән үткәрә». Аңа колхозчыларны мыскыллау, сүгү берни тормый. Берәр эш буенча бару өчен ат сорасалар да бирми. Шул ук вакытта ул көн саен диярлек колхоз кырыннан салам урлый, үзенә утын китерә. Колхозчыларның кисәтүенә игътибар итми.
Мәкалә ахырында автор А. Меркулова, эшчеләр бригадирның үз эшенә һәм кешеләргә карата мөнәсәбәте үзгәрүенә өметләнә, дип яза.
«Эшкә җавапсыз караучы хат ташучы» (4 ноябрьдә басылган 93нче сан) мәкаләсендә үз вазифасын җиренә җиткереп үтәмәгән хат ташучы тәнкыйтьләнә, нәтиҗәдә колхозчылар гәзит-журналларны, хатларны атнага бер тапкыр гына алалар. Сталин исемендәге колхоз идарәсенә бу хакта хәбәр ителгән, тик бернинди чара күрелми, чөнки хат ташучының абыйсы дәрәҗәле урында – рәис урынбасары булып эшли.
Гәзиткә кешеләрнең шәхси тормышын тикшерү дә тыелмый. Тәртипсез тормыш рәвеше алып барган, әхлак нормалары аксаган, җинаять кылган бәндәләр тәнкыйтьләнә.
2 ноябрьнең 92нче санында «Хулиганны тыярга» дигән исемдәге мәкаләдә әдәп белмәгән бер хатын турында язылган. Гәзит аны ачыктан-ачык гайбәтче һәм яла ягучы дип атый. Ул К. Маркс исемендәге колхоз идарәлегендә җыештыручы булып эшләгәндә рәис янына кереп бухгалтер, хисапчы һәм башка кешеләр турында ялган сүз сөйләп, әләкләшеп йөри. Шикаять язып хәтта рәиснең фатирына да килә. Шул ук вакытта, гәзит раслаганча, ул рәиснең үзе, партком секретаре һәм башка җаваплы хезмәткәрләр турында да төрле гайбәт сүзләр тарата. Алай гына да түгел, уңган-булган, тәртипле киленен дә кимсетүдән тартынмый. Эш шуңа кадәр барып җитә, көннәрдән беркөнне ул аны балта белән кизәнеп кечкенә баласы белән төнлә урамга куып чыгара. Шуннан бирле өйгә кертми, аңа улы белән күршедә яшәргә туры килә. Комсомол сафында булган кызы да, әнисе кебек, җиңгәсенә көн күрсәтми, җитмәсә, колхоз эшендә дә тырыш түгел. Автор А. Ильин колхозның партия оешмасына, җәмәгатьчелеккә бу хәлне тикшерергә, гайбәтче хатынны тыярга кирәк, дигән нәтиҗә ясый.
«Ленин юлыннан» гәзитенең 1967 елның ноябре санына күз салыйк. Бу Бөек Октябрь Социалистик революциясенең илле еллыгы билгеләнгән ел. Предприятиеләр һәм колхозларның нинди уңышларга ирешүе турында языла. Чишмә алдынгы районнар исәбендә була. Урып-җыю эшләрендә һәм планнан тыш ашлык сату буенча Бөтенрәсәй социалистик ярышта ирешкән уңышлары өчен районга РСФСР Министрлар Советының һәм ВЦСПСның күчмә Кызыл байрагы, производствоны һәм дәүләткә көнбагыш сатуны арттырган өчен КПССның Башкортстан өлкә комитетының, БАССР Министрлар Советы һәм Профсоюзлар өлкә советының күчмә Кызыл байрагы тапшырыла. Чишмәлеләр әлеге бүләкләрне кабул итеп, арытаба да мул продукция алу өчен тырышлык салырбыз, дип ышандыралар һәм 1968 елда һәр гектардан якынча 20 центнер ашлык, 200–220 центнер шикәр чөгендере, 15 центнер көнбагыш, 120–130 центнер бәрәңге җыеп алачакбыз, дип вәгъдә итәләр.
Гәзитнең 4 ноябрьдә чыккан 128нче санында Чишмә кирпеч заводының механикалаштыру дәрәҗәсе буенча Башкортстандагы предприятиеләрне узып китүе турында хәбәр ителә. Биредә яңа ясалган кирпечләрне җилләтү өчен киптерү сарайларына кертү, аннары кызу мичкә тыгу өчен ашлык төягәндә кулланыла торган транспортер кулланырга карар иткәннәр. Эксперимент уңышлы килеп чыккан. Кирпеч күпләп җитештерелә башлаган, аның үзкыйммәте 17 процентка кимегән.
Гәзитнең 1967 елның 11 ноябрендә чыккан 130нчы санында «Районда аучылык торышы» мәкаләсендә Чишмәдәге сунарчылык җәмгыяте турында сүз бара (ул чакта аңа Благовар районы аучылары һәм балыкчылары да керә). Бу җәмгыятьтә 700 кеше әгъза булып торган һәм аңа гомуми мәйданы 40 мең гектар тәшкил иткән ике хуҗалык беркетелгән. Сунарчылар биш ел эчендә 80 поши атып дәүләткә 11,2 тонна ит, 13703 сумлык җәнлек тиресе тапшырганнар. Чишмә районының ау этләре республика күргәзмәләрендә югары бәя алганнар. Сунарчылык җәмгыяте әгъзасы П. Барченков районда беренчеләрдән булып ау этләрен үрчетү белән шөгыльләнгән.
Җәмгыять идарәлеге балык үрчетү өчен буа хуҗалыгы төзергә карар итә, моның өчен Каветка һәм Зубово авыллары арасында урын сайлана. Буа мәйданы якынча биш гектар тәшкил итә. Аучылык җәмгыятендә, хозрасчет исәбендәге предприятие буларак, балык үрчетү шөгыле табышны арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип өметләнәләр.18 ноябрьдә басылган 133нче санда «Маяк» колхозының Ибраһим бригадасы коммунистлары бу уку елында марксизм-ленинизм нигезләрен өйрәнергә карар итә. Аларның теләге канәгатьләндерелә: партия оешмасы карамагында мәктәп булдырыла. Пропагандист итеп партия оешмасы секретаре Зәет Мәгъсүмов билгеләнә.
Әлбәттә, әлеге вакытта бу язмалар башкачарак кабул ителә, элекке тормыш рәвеше, социалистик идеаллар үткәндә калды.
Тарихны яңадан язу мөмкин түгел: үткәннәрне үзгәртеп булмый. Бары тик тарихны онытмаска, белергә һәм ул чорда яшәгән кешеләрнең казанышларын, шул ук вакытта аларның дөньяви һәм идеологик карашын хөрмәт итәргә кирәк. Бу гына да түгел, үткәннәрдән, узган дәвердән бер-береңә карата кешелекле булу, социаль гаделлекне сакларга омтылу үрнәген аласыбыз бар.