Көзләр килде туган якларыма,
Берчә ямьле, берчә ямансу.
Гомер көзем көчәйтә хисләрне,
Шуңадыр да аз гына моңсу.
Көзге урман. Купшы агачлары
Төрле төстә күлмәк кигәннәр:
Чагу кызыл, уттай сары, яшел.
Күкләр, күлләр ачык зәңгәрләр.
Төрле-төрле төстәге агачлар
Бер рәткә тезелеп килгәннәр
Зур бәйрәмгә, озатырга җәйне,
Иңнәренә шәлләр салганнар.
Әфлисун төсле чагу яфраклар
Күбәләктәй оча, коела.
Җир өстендә кызгылт-сары келәм –
Шундый матур булып тоела.
Аяз күккә карыйм: казлар оча,
Каңгылдашып җылы якларга.
Ятимләнеп кала елга-күлләр,
Язга тикле ямансуларга.
Басулар да күптән бушап калды,
Мул уңышлар җыеп алынды.
Эскертләрне хәзер өймиләр,
Төргәкләргә салам төренде.
Мәктәпләрдә кызу эш башланды,
Кыңгыраулар чыңлап торалар.
Мәктәбемне искә төшерәләр
Чыр-чу килгән бала-чагалар.