Чишмэ
+13 °С
Облачно
Укучы – гәзит
22 Октября 2021, 04:43

Көз

Гәзит укучыбыз Альфира Маракаева иҗаты

КөзКөз
Көз

Алтын башак – көзнең билгесе ул,

Кичкә салкын төшә башласа,

Урып-җыю төгәлләнеп килә,

Ил байлыгы арта ләбаса.

Елның бу мизгеле шатлыклы –

Көзге байлык керә өсәккә,

Агач-куак койган яфраклардан

Келәм җәелә җирнең өстенә.

Карлы яңгыр ява җир өстенә,

Ләкин кышка әле иртәрәк,

Алтын көзне искәртә ул шулай:

Тиздән хуҗа булып киләчәк.

Салкын килү белән су өсләре

Әверелә шома «көзгегә»,

Көзнең тылсымлыгы гаҗәп күренә,

Һичнәрсә юк аннан көчлерәк.

Көз
Көз
Автор:
Читайте нас