

– Әтием, 1894 елгы Арслан Усман улы Әсәдуллин сөйләвенчә, 1921 елда Сафар авылыннан Арслангали, Харис, Харас, Мансур һәм Хәсән Әсәдуллиннар гаиләләре яңа урында яшәргә күченеп киткәннәр. Алар мул тормышта яшәүче хәлле крестьяннар булганнар – һәркайсы икешәр сыер, атлар һәм башка төрле мал-туар асраган. Яңа урында йорт салып яши башлаганнар.
Авыл әкренләп зурайган, халкы елдан-ел арткан.
Коллективлашу чорында авыл халкы Крупская исемендәге колхоз оештырган. Шул елларда мәктәп, балалар бакчасы, ашханә, клуб һәм колхоз идарәсе бинасы (канцелярия) төзелгән. Фотографиядә Сафар авыл Советы вәкилләренең салым җыярга, гәзиттә басылган яңалыклар турында аңлатырга килгән вакыты сурәтләнгән. Рәсемдә исем-шәрифләре билгеле булган кешеләр – сулдан уңга Гайзатулла Кандаров (сакаллы), Харас Әсәдуллин, Зөфәр Байбурин, Фразалия Байбурина (кечкенә кыз), Хөсәен Әсәдуллин, Арслангали Әсәдуллин (арткы рәттә уңнан беренче) һәм Йосыф Байбурин (беренче рәттә икенче булып утыра).
Колхозда сыер, тавык, сарык һәм дуңгыз фермалары булган. Югары күрсәткечләргә ирешкән колхозчылар Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәләрендә катнашканнар, колхоз хәтта миллионер хуҗалык булган.
Быел Кушкуак авылына нигез салынуга йөз ел булды. Әлеге вакытта анда 60лап кеше яши, авылда гомер кичерү өчен бөтен шартлар бар – халык су белән тәэмин ителгән, электр уты, газ үткәрелгән, юллар яхшы. Әмма ремонт таләп ителә торган юл участоклары да бар, җитәкчелек шуңа игътибар итсен иде, – ди Френил Әсәдуллин.