Чишмэ
+17 °С
Дождь
Укучы – гәзит
5 Октября 2021, 07:15

Укытучыма

Рәвия Нугаева иҗаты (Легендар укытучы Байбурин Фаил абый Якуп улы истәлегенә)

УкытучымаУкытучыма
Укытучыма

Фаил абый, искә алыйк әле

Синең кадерле исемеңне.

Тирән хөрмәт белән белдерәбез

Сиңа булган сөюебезне.

Рәхмәтебез дога булып барсын

Синең изге рухың катына.

Хөрмәтебез чиксез, укытучым,

Баш иябез җаның каршында.

Синең гомер изгеләргә мисал,

Онытылмас тырыш хезмәтең.

Буыннардан-буыннарга күчәр

Легендага тиңдәш исемең.

Үтә гади булдың, Фаил абый,

Балаларча булдың эчкерсез.

Саф һавадай, бәллүрләрдәй җаның

Җәннәтләрдә булыр, һичшиксез!

Җаның-тәнең белән сөйдең бит син

Укытучы эшен, остазым!

Математикаңа гашыйк иттең

Бар буын кешесен Сафарның.

Җуелмаслык эз калдырдың, абый!

Йолдыз булдың син караңгыда.

Эзең калды укучыларыңда,

Сафар һәм Чишмә тарихында.

Бөтен көчең салып хезмәт иттең.

Мәктәптә үтте көннәрең.

Кызганмыйча татлы йокыларың,

Дәфтәр тикшердең син төннәрен.

Авыл йоклый. Җиде төн уртасы.

Тәрәзәсендә ут тик бер йортның.

Яши анда ике укытучы,

Ике яме безнең авылның.

Тирән хөрмәт, керсез сөю белән

Һәрвакыт искә алырбыз.

Онытмабыз сине, яратырбыз,

Фаил абый, укытучыбыз.

Калган әле йөргән эзләрең дә,

Һаман истә әйткән сүзләрең,

Киңлек саклый һаман уйларыңны,

Онытылмый изге эшләрең.

Соңга калма кадерләргә, дускай,

Хөрмәтләргә якын кешеңне.

Җылы сүзкәеңне бүген үк әйт,

Бүген белдер рәхмәт хисеңне.

Укытучыма
Укытучыма
Автор:Люция Улямаева
Читайте нас