Чишмэ
+14 °С
Облачно
Укучы – гәзит
1 Октября 2021, 12:02

Гомер үтте...

Гәзит укучыбыз Рәвия Нугаева иҗаты

Гомер үтте...Гомер үтте...
Гомер үтте...

Әллә ничек  үтеп китте гомер...

Язын яшел идем, көзгә саргайдым,

Иртән генә туган кебек идем,

Кичкә таба инде картайдым...

Дөнья куып гомер узып китте...

Кудым, кудым – тота алмадым,

Эштән һәм мәшәкатьтән арынып

Дөнья тәмен тоя алмадым...

Әткәй, әнкәй күптән төп йортында...

Туганнар да китә башлады,

Байлык җыю һәм дөнья куулар

Күптән инде төсен ташлады...

Катлы-катлы йортлар кирәк түгел,

Җыйган мал да кала бер көнне...

Адәм баласы аңламый бит ул

Бу дөньяга нигә килгәнен.

Байлык түгел ул  яшәү асылы,

Карьера да, чин да түгел ул,

Матур эшләрдә, якты уйларда,

Кешеләрне сөюдә бит ул.

Гомер үтте...
Гомер үтте...
Автор:
Читайте нас