

Туган яктан читтә торган кеше
Ялгыз кошка тиң ул адашкан.
Төркеменнән бүленеп калган да,
Каңгырып сагынган, саташкан...
Кошлар да бит шулай сагыналар,
Талпыналар туган якларга,
Кешеләрдә дә бит кош язмышы,
Кагыналар үскән якларга.
Олыгайган саен ныграк тарта,
Ныграк сагындыра туган як,
Үз ягыңның песие дә якын,
Этләрең дә якын, туган як!
Бу дөньяда яшәү мизгел генә,
Дус-ишләрнең хәлен белешик,
Бер сөйләшеп утыру – бер гомер,
Дус-туганнар белән күрешик.
Ешрак кайтыйк туган якларга,
Авылдашлар белән күрешик.
Җир астыннан юллар булмас бит,
Җан җылысы белән бүлешик.
Хатирәләр белән уртаклашыйк,
Без бит зур бер оя балалары.
Җырлар, моңнар, яшьлегебез уртак,
Елга-күл, урман, аланнары.
Бары да монда безгә кадерле –
Әреме, кычытканы, тигәнәге.
Без бит – туган якның бер өлеше,
Тамчысы, кечкенә кисәкчеге.
Безне бәйли уртак хис-мәхәббәт,
Туган якка булган ярату,
Эчкән суы, сулаган һавасы,
Авылкаебызга җан ату.
Якташ белән хәтта очрашсаң да,
Кайткан төсле туган якларга,
Ешрак күрешик, ешрак очрашыйк,
Ешрак кайтыйк туган якларга!