Чишмэ
+17 °С
Дождь
Укучы – гәзит
7 Сентября 2021, 09:00

Яратам мин сезне, кешеләр!

Каурый каләм

Яратам мин сезне, кешеләр!Яратам мин сезне, кешеләр!
Яратам мин сезне, кешеләр!

Гәзит укучыбыз Рәвия Нугаева иҗаты

 

Яратам мин сезне, кешеләр!

Яратам мин сезне, и кешеләр,

Дус-туганнар, күрше-күләннәр,

Барчагыз да якын һәм кадерле,

Авылдашлар, күргән-белгәннәр!

Сезнең өчен йөрәк энҗеләрем,

Сезнең өчен кайнар хисләрем,

Сезнең өчен җырым, җан дусларым,

Сезнең өчен язган шигырем.

Кояш булсам, нурым сибәр идем,

Сезнең өчен фәкать чыгар идем,

Җирне алтын нурга күмәр идем,

Төннәрен дә нур сибәр идем.

Язлар булып сезгә килер идем,

Бөтен җирне гөлгә күмәр идем,

Сайрар идем сезгә кошлар булып,

Алсу таңнар булып атар идем.

Җәен яңгыр булып явар идем

Ярылып кипкән җир өстенә,

Яшел үлән булып яшьнәр идем,

Фәкать сезнең өчен яшәр идем!

Кышын ак кар булып килер идем,

Бөтен җирне акка төрер идем,

Күңелләргә пакьлек салыр идем,

Дусларыма сафлык бөркер идем!

Назлы җилләр булып исәр идем

Ачы эссе җәйге көннәрдә,

Чәчегездән сыйпап үтәр идем

Хәтәр эссе кызу мәлләрдә.

Яратам мин сезне, кешеләр!
Яратам мин сезне, кешеләр!
Автор:
Читайте нас