

Рәвия Нугаева
Бүген, дускай, сиңа авыр икән,
Берүк түзә күр син, бирешмә!
Авырлыклар мәңге түгел алар,
Зинһар өчен, дускай, сыгылма!
Иң караңгы төннәрдән соң да бит
Гаҗәп якты таңнар туалар.
Туар бәхетләр караңгылыкны,
Кайгы-хәсрәтләрне куалар,
Упкын читендәге көчкә торган
Батыр агачтан син үрнәк ал!
Ярты тамыр белән ярга баскан,
Җил-давылга син дә тора ал!
Яки асфальт аша тишеп чыккан
Көчле үләннәрдән үрнәк ал!
Андый гына көчләр синдә дә бар,
Тырмаш син, ташны ярып юл ал,
Кайгыдан соң мотлак бәхет килер,
Ышан шуңа, берүк кайгырма,
Авырлыклар сынау өчен килә,
Дөрес яшә, читкә тайпылма!
Егылмаган кеше көчле түгел,
Көчле – торып басканы.
Мең егылсаң – мең торып бас,
Шул булыр кеше пәһлеваны.