

Мөсәвәрә Габдрахманова
(Бәет)
Язын агач яфрак яра,
Әрни йөрәк, сызлый яра.
Бу газаптан котылырлык
Юк бит җирдә һичбер чара.
Сугышларда алган ярам
Йөрәгемә төште тәмам.
Ястыклардан торалмыйча
Яфаланам инде һаман.
Шаулап-гөрләп уйнар чакта
Балаларым минем янда.
Урам күрми, уен белми,
Мине саклый газиз балам!
Сугыш бетте, муллык килде,
Төзекләнде авыл-кала.
Тимердән йә таштан булсам,
Басар идем аягыма.
Кул-аяклар тыңламый шул,
Кулым җитми ашарга да.
Шулай булгач нишләргә соң,
Кызыгы юк яшәргә дә.
Кышларында саф һавада
Карлар көрәп йөремәгәч,
Җәйләрендә колач җәеп
Печәнен дә чабалмагач.
Нинди авыр яшәү һаман
Өмет итеп исәнлеккә.
Бигрәк авыр сезгә, балам,
Йөрәк әрни, яфа булам.