Чишмэ
+11 °С
Облачно
Укучы – гәзит
29 Июня 2021, 05:24

Чын күңелдән

Каурый каләм

Чын күңелдәнЧын күңелдән
Чын күңелдән

Рәвия Нугаева

 

Чын күңелдән, дуслар, телим сезгә

Бәхетләрнең иң-иң олысын!

Шатлыкларның күккә үрелгәнен,

Мәхәббәтнең иң саф, тугрысын.

Чын күңелдән, дуслар, бүләк итәм

Йөрәгемнең якты хисләрен,

Җан җылысын, изге теләкләрем,

Күңел назым, мәрхәмәтләрем.

Дусларыма, бөтен Җир шарына

Чын күңелдән телим иминлек,

Якты киләчәккә өмет телим,

Күңел матурлыгы, изгелек.

Озын гомер телим дусларыма,

Якыннарын бәхетле итәрлек,

Нур сибәрлек, шатлык өләшерлек,

Күңел ямен бүләк итәрлек.

Чын күңелдән
Чын күңелдән
Читайте нас