Чишмэ
+13 °С
Облачно
Тат
Рус
Укучы – гәзит
13 Апреля 2021, 12:47
Әй, кайтырга язларга...
Моңлы күңелле һәм моңлы тавышлы, шигърияткә гашыйк Фәния апа Вәлиуллина кинәт кенә арабыздан китеп барды.Ул 1952 елның 8 июлендә, матур жәй көнендә, жиләк пешкән вакытта Ярми авылында Рәшит Байбурин гаиләсендә беренче бала булып дөньяга аваз салган. Мәктәптә укыган елларында шигырьләрне яттан тасвирлап укырга яраткан.
«Башкорстанның халык чәчәне, авылдашыбыз Сәет Исмәгыйлевны якыннан күреп-белеп, аның туган як турында язган шигырьләрен тыңлап, укып үстем. Аркамнан сөеп, чәчләремнән сыйпаганы бүген дә күз алдымда...».
«...Үзем өчен генә язган шигырьләремне кыймас кына, әкренләп халык арасында укый башладым», – дип язган ул үзенең район китапханәсе тарафыннан бастырылган шигырьләр жыентыгындагы кереш сүздә.
Фәния Вәлиуллина китапханәләрдә оештырылган шигърият кичәләрендә респуб-ликадан чакырылган шагыйрьләргә багышлаулар укып, тематик чараларда катнашып иҗаты белән укучыларны сөендереп торды.
Аның шигырьләре район гәзите битләрендә дә еш бастырылды.
Шигърият сөюче чишмәлеләр күңелендә бер моң булып урын яулады, аның шигырь юллары туган авылына, авылдашларына багышланды. Мәхәббәт, тормыш, хозур табигать илһамландырып туган хисләрдән яралган шигырьләр җыентыгы үзәк район китапханәсе фондында саклана, ә үзе – безнең күңелләрдә.
Китап сөючеләр исеменнән район китапханәсе директоры И. Гыйбадуллина
Фәния Вәлиуллина
Йөрдем су буйларында
Язның жылы тын кичендә
Йөрдем су буйларында.
Үткәннәргә кире кайттым
Йөгерек уйларымда.
Ярларында басып торып
Тыңлыйм су тавышларын,
Аккан суларга охшаттым
Гомерем агышларын.
Сайрый да сайрый таллыкта
Йөрәк өзеп төн кошы,
Ул да ялгыз, мин дә ялгыз...
Бик ямансу яз башы.
Язлар саен сулар таша,
Кайтыр ул ярларына,
Сулар кайтыр ярларына,
Кайталмам язларыма.
Яр җимереп агасың син
Әй, кыю су, ташкын су!
Кыюларга һич киртә юк,
Кыюсызлык ямансу.
* * *
Безнең як елгалары
Кечкенә бер инешләрдән,
Башлана зур елгалар,
Дөнья шулай корылганга
Ничә гасыр, еллар бар.
Нечкә билле кызлар кебек
Ага уңган Слак су,
Текә ярларны жимерә
Батыр егет Калмаш су.
Калмаш сизә, ярсу аттай
Нидер аны жилкетә,
Тукта, егет, шатлык бар, дип
Таллар яфрак селкетә.
Ике елга бергә кушылып
Сыендылар тирмән ташына,
Сүз куешкан гашыйклардай
Очрашырга авыл башында.
Ике елга кушылган жирдә
Бар Ярми дигән авыл,
Фәрештәләр саклый аны,
Читләп үтә жил-давыл.
Артта калды тугай, кырлар,
Калды авыл, юк төтен,
Йөгерешеп акты алар,
Акты булып бербөтен.
Ак юл сезгә, каршыгызга
Очрамасын киртәләр,
Каршы алыр апагызны
Агыйдел дип йөртәләр.
* * *
Әй, кайтырга язларга
Яңа сулыш, яңа тормыш
Кабатлана яз саен.
Купшы итеп, ямь-яшелдән
Шәл ябына ак каен.
Язлар белән сөю килә,
Бәхет килә парларга.
Өмет өзми шатлык көтә,
Ялгыз калган ярлар да.
Яз җилләре чәчләремнән
Йомшак сыйпап үтәләр,
Тик мизгелләр сиздермичә
Елларымны сүтәләр.
Алыштырып көзләремне
Әй, кайтырга язларга.
Язын сагынып ерак жирдән
Кайта киек казлар да.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"