Чишмэ
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
5 март 2021, 18:20
Туган авылым – Бүләкбаш
Гәзит укучыбыз иҗаты
Миләүшә
Олы юлдан барганда
Күренә Бүләкбашым.
Соклангыч, карап туймаслык
Газиз туган авылым.
Туган авылым – Бүләкбаш,
Юк бүтән дөньяларда.
Суласаң Бүләк hавасын,
Әйләнер башларың да.
Матур урман эчләрендә
Урнашкан авылыбыз,
Урамыбыз бигрәк ямьле,
Саф һава, шундый рәхәт!
Бүләкбашның урманына
Керсәң – галәмәт дөнья,
Гүзәллекне күзәтеп
Карап туймассың анда.
Иртән таннар атканда
Уянып тышка чыксаң,
Кошлар сайравына син
Хәйран каласың башта.
Нинди сихри, тыныч күңел,
Артык тавыш юк анда,
Кәккүк, сандугач, сыерчык
Дәрт бирә жанга, тәнгә.
Урманыбыз дөньясында
Ат юллары бар иде,
Жәяү керсәң адашмыйсың,
Һәр сукмак таныш иде.
Бала чакта уйнап үстек
Чирәмдә тәгәрешеп,
Җыелып яткан чокырдагы
Таза суга кызыштык.
Без бәләкәй чакларда
Борма сукмактан атлап,
Бара идек шатланышып
Жиләкле аланнарга.
Элек, элек-электән
Ата-бабаларыбыз
Ул җиләкле аланнарны
Һәрберсен исемләгән:
Беренчесе – Галимардан,
Икенчесе – Фатыйма,
Иң яратканыбыз – Фатыйма,
Чөнки җиләге файда.
Барсаң әгәр болыннарга
Чәчәкләр аллы-гөлле,
Барган чакта ул якларда
Һәр агач таныш иде.
Урманының эчләрендә
Үсәләр төз каеннар.
Шул каеннар төпләрендә
Кызарып пешә җиләк.
Агачлары тезелгән,
Исемнәрен белмибез.
Таныш агач икән диеп
Кире өйгә кайтабыз.
Кайтып барам олы юлдан,
Киңәеп ята ялан, кырлар,
Бәхетле үскән чакларым,
Искә төшә үсмер елларым.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"