Чишмэ
+27 °С
Облачно
Укучы – гәзит
11 Февраля 2021, 11:23

Гомеркәйләр бик кыска

Хикәянең ахыры

Физәлия Дәүләтгәрәева
Әз-мәз шатлыгы белән алдалап, күбрәк моң-сагышка урап, кыска гомеркәйләр үтә торды. Ике көндәш Рәсимә белән Зәмфәрия дә олыгайды.
Фәрит чирләп егылгач, Зәмфәрия хушлашырга килгән иде, Рәсимә аны кертмәде: «Йөрмә монда ачуымны китереп! Күп йөрдең!». Зәмфәрия Фәритнең җеназасына гына килде. Күпме кайгылар китереп тә, оялмыйча бусагасын атлап кергән бу хатынга карап, утка бастырасы бик килсә дә, Рәсимә чак түзде.
Кылган бар гөнаһасын онытып, олыгайгач мулла песиенә әйләнгән Зәмфәрия белән ашта туры килсәләр дә, Рәсимә җир битнең ягына караш та ташламады. Картая барган ике хатын да эчләреннән генә, шул көндәштән бер генә көнгә артыграк яшәсәм икән, дип өмет багладылар.
Үзе мәңгелеккә каласы кебек, Зәмфәрия бигрәк тә, шул Рәсимәнең үлгәнен ишетсәм иде, дип теләде. Әйе, Зәмфәриянең теләге кабул булды – балалары кайткач, Рәсимә аларның кулында җан тәслим кылды. Зәмфәрия Рәсимәдән дүрт елга артыграк яшәде. Тик яшәү дип атап буламы икән аның һәр минут сызланып, авыртынып җан асравын?! Бот төбе сөяген сындырган Зәмфәрия, үз тизәгенә үзе буялып, тәне чиләнеп, һәр таңда Газраил килүенә өметләнеп дүрт ел буена урында ятты. Күп газаплар кичерде. Шул хәлендә өч ай саен чиратлап караган ике баласының берсенә күченде. Теләгәнчә, көндәшеннән артыграк яшәсә дә, җиңел үлем бәхете тәтегән Рәсимәгә кызыкты. Озын гомер сораганда иң башта тазалык сорарга кирәк икән шул. Дөньялыкта кылган гөнаһалары өчен тәүбә иттерәсе, чуарланган җанын агартасы килепме, Аллаһы Тәгалә Зәмфәрияне бакый йортына озак җибәрмәде. Белер-белмәс кылган догаларын да ишетүче булмады ахры карчыкның. Хуҗасыз калган йортка зыян салырлар, дип балалары Зәмфәриянең өен саттылар. Күрше авылдан берәү өйне үзенә күчереп салды. Кайчандыр күпләргә кайгы китергән йортның урыны гына калды. Зәмфәриянең җеназасын да зират алдында гына кылдылар.
Җәй җитү белән, кош балаларыдай талпынып, авыл уртасындагы төп нигезгә Рәсимәнең балалары ераклардан кайтып җыела. Инде алар дүртәү генә дә түгел – бала баласы, оныклары белән өч дистәгә якын җан ата-баба нигезен якын итә.
Тамыр тарта. Туган белән туган монда бер-берсенә киңәш итә. Кирәк булса, ярдәм кулы суза. Мәшәкатьле шәһәр тормышыннан соң алар авылда җаннарына-тәннәренә ял, сихәт алалар. Бакчадагы бәрәңге барсына да җитә. Йортта кеше яшәмәсә дә, хатыннар, җыелышып, һәр елны өйне юып алалар. Авылның карт-корысын җыеп, ата-ана рухына корьән укыталар. Балаларга әниләренең җәннәт нурларына күмелгән рухы читтән генә сөенеп карап тора сыман тоела.
Читайте нас