Авылда, нинди караңгыда булмасын, кем аты кем капкасына бәйләнгән − уч төбендәгедәй күренеп тора. Рәсимә дә, гарьләнә-гарьләнә булса да, ничә тапкыр иренең аты бәйләнгән чит капкага барып шакыды. «Син мине ил алдында хур итәсең, артымнан йөрисең!», – дип эчеп алган ире кайтып сугышты. Ил алдында кем кемне хур итүе турында уйламадылар Фәрит белән Зәмфәрия. Фәрит азгын дәртен тыя алмады. Ялгызлыктан җаны өшегән Зәмфәрия исә кеше учагында җылынырга тырышты. Ике бала белән иртә тол калган яшь хатынның дөньяга үпкәсе зур иде, ахры. Кайнанасы, туганнары күпме әйтеп карасалар да, кырт кисте. Тимәгез миңа! Кысылмагыз минем тормышыма! Күпсенмәгез шушы тырнак очы хәтле барлы-юклы юанычымны! Мин болай да язмышымнан кимсетелгән... Ана-бианайның үгетен колакларына да элмичә, кеше сүзен бар дип тә белмичә, оятларын югалткан Фәрит белән Зәмфәрия шактый гына чуалдылар. Әнисе, әтисе өчен балаларының йөзләре кызарды. Агач ботаксыз, кеше гөнаһсыз булмый – анысы хак. Тик кемдер языгын аңламыйча кылса, кемдер аны аңлап-белеп, тәм табып кыла.
Зәмфәрия ярты йөк салам хакына бер көнне Вәли белән, икенче көнне Гали белән чуалды. Тол хатын лаеш шулпасын җитәрлек эчте инде эчүен. Ялгызың ике баланы үстереп кара!
Гөнаһалы наз исәбенә кемдер утын китереп аударды, кемдер бакчасын сөреп бирде. Шулай да бу «ярдәмнең» бәрәкәте булдымы икән? Ә Фәрит яшь чагында караш алмаслык егет солтаны иде шул! Дулкынлы кара чәчләре, мут күзләре, татлы теле белән кызларның күңелен тиз яулый иде гармунчы егет. Рәсимәгә өйләнеп, дүрт балалары тугач та, «егетлеген» ташламады.
Зәмфәриягә үлеп гашыйк булганнан да түгел иде уҗымга йөрүе. Күрше авылда да назга мохтаҗ тол хатын-кызлар юк түгел. Аларга да җитә... Гомеркәйләрнең бик кыска икәнлеген, Олы Казый алдына басар алдыннан адәми затның гөнаһа түгел, савап җыеп өлгерергә тиешлеген кем генә аңлый икән яшь чакта?! Ирен тыя алмагач, Рәсимә, китәм, дип тә карады. Тик иңнәренә өелгән дүрт катлы йөге – дүрт баласы белән кая китсен дә, ярдәм сорап, кемгә барып сыенсын?! Балалары үсә торды, үз сукмакларыннан китә торды. Ә Рәсимә, талпынып та оча алмый калган коштай, яшьли килен булып төшкән йортында кала бирде.
Килененең кулына калып, каенанасы Галия карчык озак кына чирләп ятты. Рәсимә аны үлгәнче үз анасын карагандай карады. Хәлиләгә исә андый бәхет тәтемәде. «Улың белән ничә ел гына яшәп калдым. Ул миңа кайгы гына калдырды», – дип Зәмфәрия авырып яткан каенанасын карамады.