Чишмэ
+21 °С
Облачно
Укучы – гәзит
6 Февраля 2021, 16:25

Гомеркәйләр бик кыска

Хикәя

Физәлия Дәүләтгәрәева
Ара-тирә хәер бирешеп, хәл белешеп күрешкәләгән ике авыл карчыгы, Галия белән Хәлилә, исәннәргә-әрвахларга дога укып, дөнья хәлләре турында бераз сөйләшкәннән соң, үзләре өчен иң авыр саналган темага күчәләр.
Сүз киленнәрдән башлана. Ике баласын ятим калдырып, улы бик иртә үлгәч, Хәлилә карчык килене, оныклары белән төп йортта яши. Килене Зәмфәрия шапшак та түгел, ялкау булып та тумаган, балалары өчен дә өзелеп тора, ә менә бер ягы белән каенанасының үзәгенә үтә. Шул күркәм сыйфатлары арасына ничек бу ямьсез ягы сыйган, билгесез! Иреннән тол калган Зәмфәрия чит ирләр белән чуалырга ярата иде. Соңгы арада Зәмфәрия Галия карчыкның улы Фәрит белән «гыйшык-мыйшык» уйный. Ә Фәритнең менә дигән хатыны Рәсимә, дүрт баласы бар! Ике карчык, Галия белән Хәлилә, очрашсалар, ояла-кызара шул хакта гәпләшәләр иде. «Кеше алдында йөземне кызартма! Гөнаһа җыйма! Йөрмә! − дип әйтәм дә бит мин аңа, ишетми генә бииит! – дип Хәлилә һәр килгәндә килененә зарлана. – Минем бер җиремне саклап йөрмә. Үзем беләм! − дип кенә кычкыра! Балалардан да ояла белми бит!». Галия карчык аның һәр сүзен, чал башын селкеп, җөпләп бара. Аннары үзенең гөнаһлы улына күчә: «Сөйләмә инде, ахирәткәем! Оят юк аларда! Шулай адәм ыстырамы булып йөргән өчен Фәритне тиргәмим дип беләсеңмени?! Колагына да элми бит!». Киленен бик өнәп бетермәсә дә, Галия карчык Рәсимәгә бу яктан тел-теш тидерми: «Нәрсә җитми дә кем кирәктер ул юлдан язган Фәриткә шундый хатыны бар чакта!». Балалары яулаган биеклекләр өчен ана йөрәге шашынып куана белсә, алар кылган түбәнлек өчен дә шул ук ана йөрәге сызланып өзгәләнә. Гомер-гомергә бер авылда яшәгән, бер авыл суын эчеп картайган ике карчык та балалары кылган гөнаһа өчен оялдылар. Хәлилә карчык тагын вакытсыз гомере киселгән улын искә алып көрсенде: «Балакаем исән булса, йөзем кызарырлык бу хәлләргә төшәсем юк иде!». Нишләмәк кирәк, кешенең гомер озынлыгы үзеннән тормый шул! Улының тракторы белән капланып үлүенә дә айлар түгел, еллар үтте. Вакыт – дәва, дисәләр дә ана йөрәгенең яраларын төзәтерлек көче-куәте бармы икән вакытның?! Зәмфәрия дә ире үлгәч кайгысыннан акылдан язардай булып йөргән иде. Хәсрәтеннән тиз арынды, ирен тиз онытты алай да. Чит ирләр кочагында рәхәтләнә. Ике карчык, йөремчәк килен белән азгын малайны тетеп салганнан соң, сүзне заманага күчерәләр. Ахыр замандыр бу! Шулай булмаса, кеше бу хәтле азмас иде! Алладан курыкмау, динсезлек боза кешене! Шайтан котырта! Алланы юк санагач, кемнән куркасы? Менә шуңа күрә курыкмыйча гөнаһа кыла да инде кешеләр. Галия карчык мең дә беренче кат ачы язмышына зар елый. Атасы сугыштан кайтмады бит Фәритенең! Ул исән булып, ата тәрбиясе күрсә, улы мондый кара йөзгә дә әйләнмәс иде...
Дәвамы бар
Читайте нас