Чишмэ
+28 °С
Облачно
Укучы – гәзит
2 Февраля 2021, 09:17

Призлар уйнатылды

2021 елның 27 гыйнварында 7 сәгать 45 минутта «БСТ» телеканалының туры эфирында «Сәлам» тапшыруында «Языл һәм бүләк от!» гомумреспублика акциясендә катнашучы әбунәчеләр арасында призлар уйнатылды.

Бәйгегә ике меңнән артык хат килде, шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел анда катнашу өчен традицион конвертлар белән беррәттән электрон почтага килгән хатлар да катнашты.
Бәйгедә катнашу өчен «Республика Башкортстан» Нәшрият йорты» дәүләт унитар учреждение карамагындагы кимендә ике басмага – республика, район һәм шәһәр гәзит-журналларына ярты елга яки 2021 елга тулысынча язылырга һәм квитанцияләрне 15 гыйнварга кадәр редакциягә җибәрергә кирәк иде. Бу басмалар rbsmi.ru сайтында интернет-кибеттә бар.
Бәйгедә басмаларның электрон һәм басма версиясенә язылучылар да катнашты. Бүләк отучыларны билгеләү өчен «Һылыукай-2020» Бөтенрәсәй бәйгесендә җиңүче Башкортстан гүзәле Ләйсән Шөгаепова чакырылды. Акцияне оештыручылар исеменнән «Республика Башкортстан» Нәшрият йорты» дәүләт унитар учреждениесенең «Башкортстан» Нәшрият йорты бүлеге җитәкчесе Павел Быков катнашты. Бәйгедә кыйммәтле бүләкләр уйнатылды. Түбәндә призлар һәм аны отучыларның исемлеген тәкъдим итәбез:
Ноутбук – 109нчы карточка, Зиянчура районыннан Юлия Ваһапова, ул «Аманат» журналына һәм «Ейәнсура таңнары» район гәзитенә язылган;
Электр самокат – 1653нче карточка, Әбҗәлил районының Әбҗәлил авылыннан Зөһрә Дәминдарова, ул «Йәшлек» республика һәм «Оскон» район гәзитләренә язылган;
Суыткыч – 1144нче карточка, Кырмыскалы районыннан Г. Абдуллина, ул «Кырмыскалы хәбәрләре» һәм «Үзән» район гәзитләренә язылган;
Кар чистарту машинасы – 1626нчы карточка, Баймак районының Ишморза авылыннан Зилә Котлыгужина, ул «Йәшлек» республика һәм «Сакмар» район гәзитләренә язылган;
Телевизор – 653нче карточка, Гафури районының Бурлы авылыннан Х. Якубова, ул «Өмет» республика һәм «Табын» район гәзитләренә язылган;
«Салават Юлаев» хоккей командасы уенчылары автографлары белән джерси – 633нче карточка, Борай районыннан Л. Р. Нәфыйкова, ул «Акбүзат» журналына һәм «Алга» район гәзитенә язылган;
«Уфа» футбол клубы уенчыларының автографлары белән футболка – 1482нче карточка, М. Шәмсетдинова, квитанцияне podpiska@rbsmi.ru электрон почтага җибәргән һәм яшәү адресын күрсәтмәгән. Ул «Республика Башкортстан» республика, «Алга» һәм «Йәнтөяк» район басмаларына язылган.
Зур призлар отучыларга бүләкләре илтеп биреләчәк.
1 февральдән 2021 елның икенче яртысына әбунә кампаниясе старт ала. Ул вакытыннан алда гәзит-журналларга язылудан башлана, һәм 2021 елның 1 апреленә кадәр дәвам итә. Бу чорда укучылар гәзиткә 2021 елның беренче яртысындагы бәя буенча языла ала.
1 апрельдән соң төп язылу кампаниясе башлана, ул 2021 елның 20 декабрендә тәмамланачак. rbsmi.ru сайтында әбунә кампаниясен үткәрү вакыты, гәзит-журналлар исемлеге белән танышырга һәм үзең теләгән басмага язылырга мөмкин.
Гәзит-журналларга язылучылар арасында «Языл һәм бүләк от!» акциясе арытаба да үткәреләчәк. Сез дә «Чишмә»-«Родник плюс», «Йәйгор» яки республика гәзитләренә язылып кыйммәтле призлар ота аласыз. Язылыгыз һәм бүләкләр отыгыз.
Читайте нас