Чишмэ
+14 °С
Дождь
Укучы – гәзит
26 Декабря 2020, 09:36

Язмыш сынавы

Хикәянең дәвамы

АИДА ХӘЙРЕТДИНОВА
...Төштән соң тузанны басып тыныч кына җылы яңгыр сибәләп үтте. Һава тагын да сафланып калды. Хәлимә дә, тәненә, җанына ниндидер, әлегәчә сизелмәгән көч өстәлүен тойды. Кичкә кадәр чәйгә кибеттән берәр төрле тәм-том аласы булыр, дип уйлады карчык һәм озын-озакка сузмый авыларага чыгып керергә булды. Кеше арасына чыкканда гына кияргә тоткан кара җирлеккә кызыл розалар төшкән матур күлмәген киде, башына алмалы француз яулыгын алып бәйләде. Булды... Хәзер йөреп кайтырга да була... Кибеттә сайланып тормады, бер килограмм солы печеньесе, бер килограмм шоколад кәнфит үлчәтеп алды да, сатучы кыз Тәнзиләгә рәхмәт әйтеп кайтырга ашыкты.
Җәй уртасы шул, һәр кешенең мәшәкате башыннан ашкан мәл, урамда кеше заты юк. Хәлимә җилт-җилт басып атлады. Тыкырык башында көянтә-чиләкләп чишмә суыннан кайтып килүче Сылуны очрады.
– Сау гынамы, Хәлимә әби?
Йөзе җирдәге кояш сыман балкыган чибәркәй әбигә сәлам бирде.
– Имин әле, балам. Рәхмәт! Судан кайтып килешеңме?
– Әйе, әби. Бу суымны сезгә кертәм. Әни бүген сезне төшендә күргән. «Әбиеңнең эчәр суы беткән, көндез үз вакытың белән су кертеп бир, дога кылсын», диде эшкә китешли.
– Ай, рәхмәт, кызым! Игелек күр! Әйдә, өйгә керик. Сөйләр сүзем, тапшырыр әйберем бар, балам.
Әби дога кылгач, чишмә суыннан самавыр куйдылар. Ул кайнаганчы Хәлимә карчык язмышына хәлиткеч йогынты ясаган вакыйганы түкми-чәчми сөйләде дә:
– Исеңдә тот, кызым, минем ялгышым, минем язмышым сабак булсын үзеңә. Кыз чакта су алганда теләгән теләк кабул була. Хак, бик сынап әйтелгән сүзләр бу, балам. Чишмәгә юлың төшкән саен әйткәннәремә колак сал!.. – дип тәмамлады киңәшен...
Чәй табыныннан кузгалгач, ашыкмый гына сандыгын ачты һәм, сак кына кагылып, аның төбеннән ике чулпы чыгарды:
– Төсем булыр, Сылу, көмеш чулпылар бу. Иң якын күргән балам син. Истәлегем итеп сакла!
– Рәхмәт, әби!
Бераз тын утырганнан соң карчык җайлап кына дәвам итте:
– Тормыш шулай корылган инде ул, балам. Килү бар җирдә, китү бар. Көнем җитте. Сә­­­гатемне көтәм. Әниеңнең төшенә дә бик тирәннән кергәнмен, бүгеннән дә калмам. Кояш баеганчы әтиең белән әниең кереп чыгарлар әле. Әйтергә онытма, берүк. – ... – Игелек күр, бәхетле бул, кызым...
Читайте нас