Чишмэ
+28 °С
Болытлы
Укучы – гәзит
18 декабрь 2020, 12:23

Халыкка хезмәт күрсәтәбез

Рәсәй Почтасы – илебез өчен бик мөһим структура. Ул бик күп социаль функцияләр башкара, төрле хезмәтләр тәкъдим итә, аларның исемлеге елдан-ел арта бара.

Бүген без нинди хезмәтләргә ихтыяҗ күбрәк булуы турында Дәүләкән почтамты начальнигы Фәһимә Абрамова белән сөйләштек.
– Фәһимә Әнис кызы, билгеле булуынча, үткән айда бәяләрне төшереп сату мизгеле башланды, аларның иң билгеле булганнары – «Кара җомга» һәм «Кибердүшәмбе». Чиратта – яңа ел алды ташламалары. Бу чараларда Чишмә районы һәм поселок халкы ни дәрәҗәдә актив катнаша һәм бу почтамт эшенә тәэсир итәме?
– Чынлап та, ноябрьдә без Чишмә поселогына чит илләрдән һәм Рәсәйнең башка төбәкләреннән килгән посылкалар саны артуына игътибар иттек. Беренче чиратта, бу югарыда әйтеп үтелгән бәяләрне төшереп сатуга бәйле. Ноябрь ахыры – декабрь башларында интернет-кибетләрдән бик күп товар килде. Без моңа алдан ук әзер идек, шуңа күрә йөкләнеш почтамт эшенә йогынты ясамады.
– Халык нинди товарларга өстенлек бирә?
– Үткән еллардагы кебек, электроника, кием-салым, косметика һәм спорт товарлары алучылар күп. Бу, гомумән, Рәсәй буенча шулай, Чишмә районы һәм Чишмә поселогы да искәрмә булып тормый.
– Бу ай башында Рәсәй Почтасы һәм нәшрият йортлары тарафыннан игълан ителгән гәзит-журналларга арзанрак бәягә язылу вакыты озайтылдымы?
– Әйе, арзанрак бәягә язылу чоры 20 декабрьгә кадәр озайтылды. Чишмә районы халкы шул вакытка кадәр үзләре яраткан гәзит-журналларга 30 процентка кадәр ташлама белән языла ала.
– Гәзит-журналларга ташламалы бәя буенча кайда язылырга була?
– Барлык почта бүлекләрендә, сайтта, Рәсәй Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук хат ташучылар мобиль почта-касса терминаллары аша яздыра ала.
– Ягъни, өйдән чыкмыйча гына хат ташучы аша түләргә мөмкинме?
– Әйе, әлеге вакытта бу бик кирәкле хезмәт, ул гәзиткә язылуга гына кагылмый. Бүген һәр өченче хат ташучының газга, утка һәм башка түләүләрне кабул итү өчен мобиль терминалы бар. Ул пенсионерларга һәм нинди дә булса сәбәп аркасында өйдән чыга алмаган кешеләр өчен бик уңайлы. Безнең хезмәткәрләр клиентлар янына барлык санитар кагыйдәләрне үтәп, битлек һәм перчатка киеп баралар. Һәр эш көне башланыр алдыннан барлык хезмәткәрләр медицина тикшерүе үтә, температуралары үлчәнә.
– Өйдән чыкмыйча гына тагын нәрсә өчен түли алам?
– Мобиль терминал теләсә нинди түләүләрне кабул итәргә, шул исәптән коммуналь хезмәтләр өчен, дәүләт пошлиналарын, штрафларны, страховканы түләргә мөмкинлек бирә. Моны, әлбәттә, теләсә кайсы почта бүлегенә барып та түләп була.
– Сез страховка турында искә алдыгыз. Димәк, мин аны да почтага барып эшләтә аламмы?
– Почтада да, өйдә дә эшләтә аласыз. Безнең операторлар һәм хат ташучылар теләсә кайсы очракка төрле страховкалар тәкъдим итәргә әзер. Бер айга милекне һәм сәламәтлекне страховкалау бик популяр. Мондый страховканың бәясе нибары 45 сум. Страховка алырга туры килсә, ул 110 мең сумга кадәр тәшкил итә. Милекне страховкалауның тагын бер төре – «Йортны саклау». Аның үзенчәлеге – исемлектә барлык төр хәвефләрнең булуында. Монда табигать бәла-казалары, су басу, янгын, шартлау, яшен сугу, өченче затларның хокукка каршы гамәлләре, машина бәрдерү, агач яки техника аву – барсы да кергән. Йортка яки фатирга страховка түләү 1 миллион сумга кадәр булырга мөмкин.
– Әлеге вакытта республика халкын банк хезмәтләре белән тәэмин итү мөһимлеге турында күп сөйләнелә. Биредә почтаның роле нинди?
– Дәүләкән почтамтының Чишмә районында һәм поселогында бүлекчәләре бар. Ул 19 объектны үз эченә ала. Почта бүлекчәләрендә банк хезмәтләре тәкъдим ителә. Бу – калган акчага процент белән саклык исәбен ачу. Безнең клиентлар товар өчен әлеге карта белән түләгәндә бүләк ала. Кредит кирәк булса, почта бүлекчәләрендә кредит лимитын һәм шәхси процент ставкасын исәпләү өчен гариза калдырырга мөмкин. Почта бүлекчәләрендә шулай ук исәп ачарга, банк картасыннан акча алырга яки салырга мөмкин.
– Иң күңелле һәм шатлыклы бәйрәм – Яңа ел якынлаша. Бәйрәм алдыннан гәзит укучыларыбызга нинди теләкләрегез бар?
– Барыннан да элек, әлбәттә, сәламәтлек телим. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, исәнлекне саклау өчен барлык мөһим таләпләрне үтәгез. Шул вакытта бәйрәмдә кирәкмәгән проблемалар чыгып кәефегез бозылмас... Эшләрегезне яңа елга кадәр тәмамларга тырышыгыз һәм аны тыныч күңел белән каршылагыз. Коммуналь хезмәтләр өчен түләргә онытмагыз. Моның өчен почта бүлекчәсенә бармыйча, барысын да хат ташучы аша эшләргә мөмкин булуы турында тагын бер кат исегезгә төшерәм. Кадерле дуслар, яңа елда сезгә һәм якыннарыгызга бәхет-шатлык һәм иминлек телим!
Читайте нас