Хөрмәтле редакция, сезгә Анатолий Крикун мөрәҗәгать итә.
Мин 1947 елда Чишмә районының Черниговка авылында туганмын. Миңа алты яшь булганда гаиләбез районнан күченеп киткән. 1976 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамладым, кырык елдан артык мәктәпләрдә тарих укыттым. Тарихи тикшеренүләр һәм әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнәм.
Картәтием Драбков Сысой Федорович тормышы һәм Башкорт кавалерия дивизиясе тарихы турында искиткеч материаллар тупладым.
Картәтием 1890 елда Украинада Черниговка губернасында туа һәм 1904 елда Уфа өязенең Караякуп волостена (әлеге вакытта Чишмә районы), алпавытлар Соколов һәм Подашевскийдан сатып алынган биләмәләргә күченеп килә. Алар Черниговский поселогына нигез сала. Бу вакытта анда 44 хуҗалык була һәм 319 кеше яши, алар арасында Драбковлар нәселе вәкилләре да була. Картәти 1911 елда хәрби хезмәткә алына һәм 1817 елда оештырылган һәм ул вакытта Рәсәй империясе составына кергән Польша патшалыгындагы Волынский полкы лейб-гвардиясенә эләгә. Полкның шефы Рәсәйнең соңгы императоры була, Сысой Федоровичка аныңбелән шәхсән очрашырга туры килә. Картәти Беренче бөтендөнья сугышы башланганда подпрапорщик була һәм сугышның беренче алышында ук полк составында кыюлык күрсәткәне өчен көмеш медаль – Георгий тәресе белән бүләкләнә. Сугыш дәверендә ике көмеш һәм ике алтын Георгий тәресе, полкның йөзьеллыгы уңаеннан алтын юбилей медале белән билгеләнә, 1916 елда Петроградтагы юбилей тантаналарында полкка кабул ителә һәм император кулыннан кыйммәтле бүләк ала, миндә аның шул вакытта төшкән бердәнбер фотосурәте бар. Сысой Федорович ике ел дәвамында Польшаның Лодзь һәм Варшава, Белоруссиядә Сморгонь шәһәрләре янындагы иң зур һәм канкойгыч алышларда катнаша. 1916 елда Николай ΙΙ бердәнбер Җиңү парадын кабул итә, картәти дә шунда катнаша. Ул Гражданнар сугышында һәм революция вакыйгаларында да катнашучы, Кызыл Армиядә Климент Ворошилов тарафыннан төзелгән Луганский полкы эшчеләр отрядында хәрби белгеч була. Царицыно янындагы алышларда яралана, ул вакытта оборона белән Иосиф Сталин җитәкчелек итә. Госпитальдән чыкканнан соң Чапаев дивизиясенә җибәрелә һәм Уфаны азат иткәндә чираттагы тапкыр яралана, шуннан соң Идел буенда һәм Уралда хәрби хәзерлек буенча инспектор булып эшли. 1919 елда минем булачак картәниемә – Боголюбовка авылы кызына өйләнә. Картәти 1927 елда фаҗигале рәвештә һәлак була, җиде баласы ятим кала. Тол хатыны, коточкыч ачлык еллар булуга карамастан, балаларның җидесен дә саклап кала ала. Картәтиемнең тормыш юлы турындагы материалны Чишмә районының Тарих-крайны өйрәнү музеена тапшырдым.
Пенсиягә чыккач әдәби эшчәнлек белән җитди шөгыльләнә башладым. Үзебезнең гаиләгә багышланган роман – «Жизнь прожить – не поле перейти» трилогиясен яздым. «Земля» дип аталган беренче китабымда Чишмә районының Черниговка авылына нигез салучыларның тормышы сурәтләнә. Икенче китабым – «Война» – Беренче бөтендөнья һәм гражданнар сугышы вакыйгаларына, картәтинең батырлыкларына, райондагы һәм Башкортстандагы вакыйгаларга багышлана. Трилогиянең өченче, «Семья» китабында, якташларыбызның легендар Башкорт кавалерия дивизиясе составындагы сугышларда катнашуы һәм генерал Шәйморатов, Бөек Ватан сугышы елларында авыл тормышы чагылдырыла. Роман башка әсәрләрем белән бергә А. С. Пушкин исемендәге «Лицей» дип аталган әдәби бәйгедә катнашты һәм сериал төшерү өчен киносценарийлар бәйгесенә тәкъдим ителде. Рәсәйнең ике зур нәшрияты – «Эксмо» һәм «Ридеро» Бөек Петр чорын чагылдырган «Жизнь прожить – не поле перейти» романын, «Отец и сын» тарихи драмасын, «Отчизна» китабын нәшер итте, Ватаныбызның фәнни, системага салынган тарихы анда шигъри юллар белән бәян ителә. «Времена» дип аталган шигырьләр һәм поэмалар җыентыгында Библия сюжетлары, борынгы афоризмнар, төрле эчтәлектәге, шул исәптән Чишмә районында яшәгән елларга багышланган шигырьләр тупланган. Балачак турында педагогик китап та бастыруга әзерләнә, аның беренче өлеше Черниговка турындагы хатирәләремә багышланган. Әлеге китапның исеме – «Начало».
Китаплар электрон һәм басма төрдә нәшер ителде, алар Рәсәйдә һәм чит илләрдә дә «ЛитРес», «Амазон» һәм башка кибетләр челтәрләре аша таратыла.
Әлеге вакытта мин Уфада яшим һәм сезнең гәзит аша якташларыма, Драбковлар гаиләсен белүчеләргә сәлам тапшырасым килә. Олы яшьтәмен инде, еш авырыйм да, тик бер хыялым бар, картәтиемнең каберен табасым килә, ул Черниговка зиратында җирләнгән, каберенә имән агачыннан тәре куелган. Шуны эзләп табарга булышсагыз, һәм миңа хәбәр итсәгез иде (телефон номерым һәм электрон адресым редакциядә).