Чишмэ
+27 °С
Облачно
Укучы – гәзит
8 Декабря 2020, 09:06

Язмыш сынавы

Хикәянең дәвамы

Аида Хәйретдинова
– Ә-ә, ачыктыңмы, Сарыбай? Начар гадәтлегә әйләндең әле. Олыгайган көнемдә бер иптәш кебек карап торам иде үзеңә... Кич җитсә, чыгып югаласың!.. – хуҗабикә аягына килеп сарылган дүрт аяклы дустын яратып кына шелтәләп алды. Аннары икмәк сыныгына сары май ягып, мич астына түшәлгән кәгазь өстенә салды. Сарыбае, «башкача алай итмәм, гафу ит», дигән сыман, хуҗасының күзенә тутырып карады да, мөһим эше исенә төшкәндәй, ялт кузгалып, мич астына ашыкты. Өстәл белән мич алдында утырган самавыр арасында әле тегесен, әле монысын хәстәрләп иртәнге чәйгә утырганчы, берәү тышкы ишекне какты. Зөһрә икән.
– Хәерле иртә, Хәлимә әби! Тыныч йокладыңмы? Менә яңа каймак керттем, чыгып кына алчы.
– Имин, балам. Әйдүк, үт.
– Үтеп тормам, әби. Ирек улымны савыктыру лагерена озатасым бар. Бүгеннән яллары башлана. Сабыйларга прививка ясый торан көнем. Кич белән керермен, Хәлимә әби. Чәең тәмле булсын!
– Рәхмәт, кызым, рәхмәт. Кереп тормады. Эш кешесе шул. Бигрәк тынгысыз җан. Күптән уйлап йөри Хәлимә, бер җаен туры китереп, үлемтеккә дип әзерләгән хәерләрен, кәфенлеген, башка кирәк-яракларын әйтеп, күрсәтеп калдырасы бар шушы балага. Соңгы төшләренә караганда, озакламас ул көн...
Уйлана-уйлана Хәлимә сыек каймакны бер савытка салды да, калган өлешен башка вакыттагыча, банкасы белән базга төшереп тормады, сәке астындагы тартмага гына утыртты. Әллә нишләп кинәт хәле мөшкелләнеп китүен тойды, базыңда җан биреп ятырсың, Алла үзе сакласын! Гомер үтте. Үткәннәрен барлап, бүгенге яшьләрнең кемузардан тырышып дөнья көтүләренә читтән ак көнләшү белән карап яши ул хәзер. Әле дә өстәле тирәсендә кайнаган арада, авыл кешесе таңдагы мәшәкатьләрен башкарды, урамны гөрләтеп авыл көтүе кузгалды, аның артыннан күрше-күлән бозау малларын болынга куды. Ул арада кояш та күтәрелде. Аргы урам килене Мәблия бүген дә йоклап калган, сыер малларын аркылы атлап авыл очына куалап илтте. Аның артыннан басу каравылчысы Имаметдин ташка басылган тәртиптә, колынын иярткән Алма-чуарына атланып, чыбыркысын селти-селти килде дә Хәлимә яшәгән өй турысына җиткәч каршы якта үскән йөзьяшәр тирәк төбендә «Прима» сигаретын кабызып юлын дәвам итте. Урам башындагы йортта яшәүче Гафурның олы килене Мәүлидә башындагы яулыгын салып, кулында болгый-болгый бер басасын биш басып җәйләүдән иртәнге савымнан кайтты. Нуриянең уртанчы улы Рамазан авылда гына түгел, тирә-якта дан тоткан балта остасы, эш коралларын мотоциклы бишегенә төяп авыл очындагы ферма ремонтына юл алды. Тәрәзәсеннән урамдагы җанлылыкны күзәтә-күзәтә тәмләп чәй эчкән Хәлимә соңгы касәдәге соңгы йотымын кабып амин тотканда, өй каршындагы озын тыкырыктан көянтә-чиләген асып елга буена суга төшүче Сылу күренде.
Читайте нас