Чишмэ
+14 °С
Облачно
Укучы – гәзит
6 Декабря 2020, 13:21

Язмыш сынавы

Хикәя

Аида Хәйретдинова
Хәлимә карчык соңгы арада гел бер төш күрә. Утыз ел элек авырудан дөнья куйган бердәнбере, Исмәгыйле, үзенә чакырып йөдәтә.
«Пар ат җигеп кайттым, әни җаным, әйдә, җыен», – дип колачын җәеп килә. И, бу гомерләр! Утызы тулгач та как сөяккә калып, тилмерепләр ятып күзләрен йомды бит улгынасы. Авылда бер егет булды. Холкы бетеп анасыныкы, кызлар кебек тыныч, ана җанлы бала иде. Үкенечкә генә туган булган ла...
Озакламас Хәлимә, барыр улы янына... Ашы ашалды, яше яшәлде. Сиксәнне узды бит! Сөбханалла! Артыннан юксынып елар кешесе юк. Ил-көн алдында хур булырлык яшәлмәде. Үткәннәрен уйласа, гел шөкер итәрлек. Ин-шаллаһ! Аның ише ялгыз-ярым көн иткән картларны күрше авылдагы картлар йортына җыялар-җыюын... Хөкүмәт шундый хәстәрлек күрә. Анысына бик рәхмәт. Урындагы җитәкчеләр Хәлимәнең бусагасын да ике-өч тапкыр атлап керделәр. «Әлегедән дә тәрбияле булырсың, әбекәй, мич ягасың, су кертәсең дә булмас», – дип үгетләп карадылар. Ризалыгын ала алмадылар. Үз сәгате белән, кояштан иртә торып, мич алдындагы күмер самавырына ут куеп күрше килене Зөһрә керткән каймак белән чәй эчеп көнен башламаса, күңеле булмый. Шулай өйрәнелгән.
Шушы заманда да күмер самавырын өенең түрендә тотуына күрше-күләне дә гаҗәпләнеп карый. Мәгәр бу гамәленең үзенә күрә сере бар. Сернең дә ниндие диген!? Бар аның да электр самавыры да, электр чәйнеге дә. Газ, электр плитәсенә утыртып кайната торганнары да бар. Берничә ел элек, кыш көне, бер төркем яшьләр кереп кавырсын чәйнек тә калдырып киттеләр. Пенсия акчасын алган көннәр иде. Кирәктән түгел, шундый салкында өй рәтеннән өшеп-туңып йөреп әйбер сатучы яшьләрне кызганудан алып калды анысын. Алуын алды да, анда кайнаган су тамагына чәй булып бармады. Кавырсын тәме суга чыгып кына калмады, күзләрне ачыттыра торган исе бөтен өйгә таралды... Хәзер исә, Ихсаны үз куллары белән юнәткән, чоланга урнаштырылган шкаф шүрлегендә балкып утыра ул чәйнек-самавырлар. Электр көче белән кайнатылган чәйнең тәмен тапмый Хәлимә. Аш-суга чакырсалар да, чәйләрен ваксынмыйм дип кенә уртлап утыра. Аннан инде, кайтып керү белән үзен «сагынып» көткән самавырына «җан» өрә. Бер касә чәйдән хәлләр кереп, күзләр ачылып китә. Чәй тәмен дә аера әбиебез. Элгәре, магазин киштәләрендә такта чәй өелеп ятканда гел шуны алды. Зиһенне ача, йөрәккә ял бирә иде. Товар дефициты дигәннәре бәндәнең теңкәсенә тигән елларда авылдашлары сатучы ханым белән күз кысышып, астан һинд чәен өләшкәндә дә Хәлимә өчен ал, яшел тышлы такта чәйләр алыштыргысыз сыйга тиң иде. Соңгы елларда никтер бөтенләй күренми башлады ул. Әллә яхшы сыйфатлы икәнен белеп зур-зур түрәләр өчен генә чыгаралар, шуңа төпкел авылларга килеп җитми башлады дегет кебек булып чыккан такта чәйләр?! Тышкы бизәлешләре маңгай күзеңне генә кызыктырып калмый, озаграк карап торсаң, күңел күзен чынлап торып ымсындырган, матурлап эшләнгән каплардагы чәйләр арасыннан такта чәй тәменә якынын озак сайлады Хәлимә. Кайберләрен бөтенләй эчә алмады, кайберсе йөрәген какты. Бер төрлесе, борчак итеп эшләнгәне, кан басымын кинәт күтәреп якты дөньядан аера язды. Алланың рәхмәте, гомере бетмәүгә бер сәбәп, сөт керткәндә күршесе Зөһрә, авыл фельдшеры, күреп калып, беренче ярдәм күрсәтеп, әҗәл тырнагыннан алып калды. Шул хәлдән соң күршесе киңәшен тотып яшел һәм бөртекле чәйләр генә куллана башлады. Менә әле дә тәбәшәк өенең түрендәге сәкегә утырып, шул вакыйгаларны искә төшереп, гомер иткән куышының яктылыгына күңеленнән сөенеп, беравык уйланып утырды. Карт көнемдә якын кешем юк дип, дөньясын калдырып ни хәл хөкүмәт карамагына бәйләсен ул язмышын? Үзен йөртә алганда көнен үзе күрер әле. Аркасы бөкрәеп, гәүдәсе кечерәеп калган Хәлимә, яратып кигән зәңгәр халатының төймәләрен эләктереп, ак яулыгын алып ябынды, чыгып тәһарәт алды, иртәнге намазын укыды да, абзардагы дүрт тавыгы белән бер әтәчен чыгарып йортка бодай сипте. Аннары юынып самавырын чыжлатты. Иртәнге табынын корып чәйләп алырга булды. Самавыр өлгерүгә кичке «уен»га чыгып гаип булган Сарыбай да мыраулап кайтып керде.
Дәвамы бар
Фото samtatnews.ru сайтыннан
Читайте нас