Бер гаиләдә ике генә яшь аерма белән ике кыз үсә. Апа тиешлесе фермада сыер сава. Тырыш, эшчән, басынкы. Сеңел иркәрәк. Клубларга, аулак өйләргә дә иртәрәк йөри башлый. Очрашып йөргән, үзеннән ике-өч яшькә зуррак егете дә була. Кызый серен һәрвакыт апасы белән уртаклаша. Бераз гына очрашып йөргән егете аңа тәкъдим ясый. Егетнең әнисе авырый, һаман ятып тора. Кыз өздереп җавап бирми, ә егеткә йортта хатын-кыз кирәк. Ападан алда кияүгә чыгу да килешле гамәл түгел бит әле. Кызның башына бер фикер килә, аны апасына да әйтә. Апасы кирәкми, ярамас дисә дә, уен тормышка ашыру эшенә керешә. Егеткә: «Син мине урла!» – ди. Гадәттә чибәр, уңган-булган кызларны урлыйлар иде. Бик зур сер итеп, көнен-сәгатен билгелиләр. Сөйләшенгән вакытка егет иптәше белән колхозның айгырын җигеп кыз урларга килә. Менә ишектән плюш жакет кигән, башына мамык шәл ябынган кыз килеп чыга. Аны кочакка алып атка салалар да чабалар. Егет йортында килен каршыларга туган-тумача да җыелган. Кызны күтәреп өйгә алып керәләр, чишендереп чәй табыны артына утырталар. Егет янәшә утыра. Бер-берсенә күтәрелеп карамый, эндәшми-сөйләшми генә чәй эчәләр. Әти белән әни генә аптырашта: соң малай Галиягә өйләнәм дигән иде, ә монда Сания утыра! Чәй эчеп, догага дип кул күтәргәч, егет күреп ала – кызның сул кулының баш бармагы юк. Шуннан гына төбәлеп карап, кәләшенең Галия түгеллеген аңлый. Сания яшьрәк вакытта чыбык-чабык чапканда баш бармагын өздергән була. Егет ике чабата – бер кием дип, өйдәгеләргә ялгышканын белгертми. Ә әти-әниләре бу хәлгә куаналар гына, чөнки Галиянең бераз җилбәзәк, ялкаурак, иркә икәнен беләләр – бер авыл кешеләре ләбаса. Кызлар үзләре оештырган бу серне беркемгә белгертмиләр. Имеш, апасы үзе киенеп каядыр барырга чыккан булган. Ул елларда һәр кыз өстендә плюш жакет, мамык шәл иде.