Чишмэ
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
13 ноябрь 2020, 12:03

Кыз урлау йоласы

Кыз урлау гадәте диимме, йоласымы, элек-электән килгән, безнең татарда, бигрәк тә авыл җирләрендә әледән-әле булып торган. Үзем белгән, ишеткән очракны бәян итим әле.

Монысы әле колхозлашу елларына кадәр булган. Баласы белән хатынын аерган (әллә хатыны үзе киткәнме) ир, ат белән ерак сәфәрдән кайтканда, атын ял иттерү, үзе дә хәл алу өчен бер авылда туктала. Уртача гына йортлы-ихаталы берәүләрнең ишеген кага. Хуҗа чыгып хәлне аңлагач, юлчыны өйгә чакыра. Ат алдына түбәдән печән төшереп, дилбегәне олы капкага эләктереп, өйгә керәләр. Хәзинәдә барын куеп табын әзерлиләр, юлчы үзе дә күчтәнәчкә перәннек алып керә. Кече яктан җиткән кыз өстәлгә самавыр алып чыгып куя. Кызыйның түшендә калын, озын ике толым. Төскә-биткә дә ярыйсы гына. Ир кызны игътибар белән күздән кичереп, үзенең аерган хатыны белән чагыштыра. Кыз күпкә яхшырак. Ирнең күзләвеннән кыенсынып, кызарып, кыз өстенә элеп чыгып китмәкче була. Әнисе: «Кая барасың, кич маллар карар вакыт җитә, сыер да савасың бар», – диюгә, кыз: «Күршеләргә кереп чыгам», – дип чыгып китә. Йортта тагын ике малай да бар икән, алары олылар янына өстәл артына утырмыйлар. Чәйләр эчеп бераз сөйләшкәч, ир юлга кузгала. Тик теге кыз һич исеннән чыкмый. Ике-өч атнадан хәлне әтисенә генә аңлатып, бер иптәш егете белән кызны урларга уйлыйлар. Теге авылга килгәч, кызлы йортка бер ихата аша гына ялгызы яшәүче әбигә тукталалар, аңа серне тишәләр. Әби кызны да, гаиләне дә бик мактый, тик кызның йөргән егете бар, усал нәселдән ди. Болар атны әбинең капка төбендә калдырып, кызлы йортка юнәләләр. Ир ипләп кенә ишегалларына кереп, капка янында яшеренә. Өйдән йомыш белән ике малай чыгып керәләр, бераздан комган күтәреп, әти-әниләре чыгып керә. Шактый көткәч, ишектә кыз күренә. Шул мәлне егет иптәшенә ишарә ясый да, кызны кочагына ала. «Кәләш» бер генә тапкыр кычкырып өлгерә, толып эченә салып, алып чабалар. Ир кызны өенә алып керүгә, гаиләдәгеләр барысы да аякка баса. Кыз башта елый, чәбәләнә. Тик ирнең өен, әти-әнисен, туганнарын күздән кичергәч, тынычлана. Барыбер кире кайту мөмкин түгел – ямьсез исем тагылачак, язмышым шулдыр дип, торып кала.
Читайте нас: