Чишмэ
-20 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
9 ноябрь 2020, 13:48
Лимон исе күңелне күтәрә, кабыгы – йөрәккә дәва
Колак сал!
АНГИНА вакытында телемләп киселгән лимонны авызга кабып суырасың һәм йотасың, моны сәгать саен кабатларга кирәк. Бигрәк тә лимонның кабыгы файдалы. Аны чәйнәгәннән соң С витамины тамак төбендәге бактерияләрне үтерсен өчен башка ризык капмый торасың.
ЙӨТКЕРГӘНДӘ тигез күләмдә бал, лимон согы, шикәр комы алып кайнатасың да, өянәк башлангач, 1 аш кашыгы күләмендә кабып куясың.
ТОМАУ ТӨШКӘНДӘ борынга көнгә 5–6 тапкыр берничә тамчы лимон согы тамызасың.
ВИРУСЛАРГА КАРШЫ чөгендер һәм лимон согы кушылмасы – иң яхшы чара.
ГИПЕРТОНИЯДӘН интегүчеләргә тәүлеккә 3–4 тапкыр кабыгы белән ярты лимон ашау файдалы.
БАШ АВЫРТКАНДА лимон кабыгының ак элпәсен чистартасың һәм юеш ягы белән чигәгә куеп, берникадәр вакыт тотасың. Озакламый лимон кызарып чыгар, ә баш авыртуы бетәр.
КҮҢЕЛ БОЛГАНГАНДА лимонның кабыгы белән йомшагы арасындагы ак элпә ярдәмгә килә. Косасы килгәндә, бераз гына баллы лимонлы су эчәсең һәм сохари ашыйсың.
ИШЕТҮНЕ ЯХШЫРТУ өчен дә лимон кулланыла. Моның өчен көнгә 1/4 лимоның кабыгын ашау да җитә.
БОРЫН КАНАГАНДА борын тишегенә лимон согы сеңдерелгән мамык тыгасың. Кан нык ага икән, борын яфракларын бармаклар белән кысып 3 минут тотасың. Бу вакытта маңгаегызга юеш салкын сөлге яки боз куясың.
Фото:
https://pixabay.com/
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"