Чишмэ
-1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
23 октябрь 2020, 17:33

Саҗидә

Повестьтан өзек

Өй эче тынып калды. Шуны гына көтеп торган икән, мич аралыгыннан чикерткә аваз салды. Төнге сихри караңгылык пәрдәсенә төренгән бу сузынкы сайрау аһәңе арып-талып мендәр-ястыкка баш салган бәндәләрне, әлли-бәлли бишек җыры кебек, үзенә бер самими вә илаһи рәхәтлек дулкынында тирбәтә иде. Әнә, ничек, балалар, мәрткә киткәндәй, тигез тын белән тавыш-тынсыз гына татлы йокыга талганнар.
Габдуллаҗан гына әле һаман үзе корган хыял дәрьясында йөзә иде.
– Апай, апай...
Мостай Кәрим
Саҗидә бу пышылдауны ишетмәде, аның күзләре йомык иде инде.
– Апай, апай, синең май ягып, өстенә бармак калынлыгы бал сыланган зур телем ак күмәч ашаганың бармы?
– Чер-р-р, чер-р-р...
Чикерткә сайравыннан гайре тавыш ишетелмәде. Хәер, малайның – чикерткәдә, чикерткәнең малайда хасияте юк иде.
– Ә минем ашаганым бар, – диде Габдуллаҗан, иреннәрен чапылдатып. – Саснага әнием янына алып килгәч, Мөхәммәдшакир хәзрәт, рәхмәт төшкере, май ягып, өстенә бармак калынлыгы бал сыланган ак күмәч белән сыйлаган иде. И, аның тәмлелекләре, апай, гомеремә онытасым юк, тәме әле дә авызымда тора. Тегермәндә эшли башлагач, мин сине гел шундый тәмле ризыклар белән генә сыйлармын... Апай, җәме, апай...
Габдуллаҗанның керсез, саф кайнар яшьләре, яңгыр тамчыларыдай, бит очларыннан урын өстенә тәгәрәде. Һәм, күп тә үтми, чикерткә моңына кушылып, ул, үз яшьләре чылаткан мендәргә битен куеп, йоклап китте.
Тормыш елгасының үз кануны. Ачлыкмы-туклыкмы, шатлыкмы-кайгымы, җилме-яңгырмы – аңа бернәрсә дә киртә була алмый. Ходай фатихасы белән, үзе салган юлдан ага да ага, ага да ага. Кешеләр дә шулай. Аларны да язмыш шаукымнары юлдан яздыра алмый, тормыш теләсә нинди шартларда да дәвам итә, ачлык чорында да корсак кайгысы яшәү учагын сүндерә алмый. Халык ата-бабадан килгән көндәлек мәшгульлектә: дөнья көтә, мәчеткә йөри, кунак җыя, туй ясый. Бала-чага да нәкъ элеккечә чырчу килә, уйныйлар, шаярышалар, көлешәләр.
Габдуллаҗан да, тыны-өне бетеп, урамнан кайтып керде дә, килә-килешкә, мунча алдында кер уып йөргән Саҗидәгә шатлыгын җиткерде.
– Апай, тыңла әле, мин шигырь чыгардым, – диде.
Габдуллаҗанның тезмә сүзгә һәвәслеген бөтен авыл белә, аны шаяртып, бәетче, дип йөртәләр.
– Җә, бу юлы нәрсә уйлап таптың? – диде Саҗидә, эшен дәвам иткән хәлдә.
– Менә, тыңла: Гөлчәһрәнең теле телме, теле очына ут каба; ары чаба, бире чаба, әйтерсең лә корт чага.
– Ишкәнсең икән арыш шишарасын, – дип, кулын селтәде Саҗидә, – берүк үзе ишетә күрмәсен, арагыз тәмам бозылыр.
– Апай, мин синең турында да шигырь чыгарам әле, – диде Габдуллаҗан, – матур шигырь...
– И, хәчтерүш, – дип, Саҗидә энесенең аркасыннан сыйпап куйды, – алдан кычкырган күкенең башы авырта аның, белдеңме, подаука баш.
Габдуллаҗан борын астыннан гына елмайгандай итте дә:
– Авыртмый башым, авыртмый, мин ул шигырьне иртән иртүк чыгарган идем инде.
Читайте нас