Чишмэ
-9 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Укучы – гәзит
20 октябрь 2020, 12:55

Саҗидә

Повестьтан өзек

Мостай КӘРИМ
Аһ, бу күзләр!
Кипкән чыра шикелле юкарып, учка сыярдай гына кечерәеп калган гөнаһсыз чырайны биләп торучы мөлдерәмә күзләр. Әнә ничек, киндер ашъяулык өстендә, валчыгын да төшермичә, телем-телем ипекәй кискәләүче бабасының һәр хәрәкәтен, һәр сулышын ау мәчеседәй йотылып күзәтеп тора.
Зиннәтулла үзе дә ипи исе ләззәтеннән авызына килгән суны йотып-йотып куя. Бу вакытта аның торна муенындагы шалкандай зур адәм төере сирәк сакалы арасыннан уйнаклап-уйнаклап алгалый. Шул көйгә кычкырып, телем ияләренең исемен атый.
– Монысы, кызым Саҗидә, сиңа.
Саҗидә кул арасына кереп килүче җиткән кыз инде, йорт эшләрендә анасының терәге, ундүрт яшен тутырып килә, яучылар җимеше. Шуңа күрә телемнең дә иң зурысы өлкән апайга.
– Бусы Гөлчәһрә кызыма.
Гөлчәһрә дә апасыннан әлләни калышмый, тугызга чыкты. Аның вазифалары башка, аш-су тирәсендә кайнашырга яратмый ул. Кизләүдән су ташу, бәбкәләр саклау кебек гамәли мәшәкатьләр белән мәшгуль. Җитез, өлгер бала, усаллыгы да шуңа тиң. Хәтта малайлар да аның белән сүзгә керми, чөнки бөтереп салырга да күп сорамый.
– Инде чират улым Кәшфел-кәбиргә җитте, аңа апасы мәрхүмә Гандәлип өлешен дә өстим. Ник дисәң, Аллаһы рәхмәте белән, мәхәлләгә хуҗа буласы, башына хәзрәт чалмасын ураячак мәртәбәле инсан.
Төпчегем Кәшфинур аерым исәптә, аңарга кибән башы, тешләре ныгысын...
Габдуллаҗан түземсезлек белән үз исеме чыгуны көтә, хәлбуки, икмәк инде туралып бетте диярлек, бабасы кулындагы ул кыерчыктан үзенә дә, абыстайга да өлеш чыгарасы бар.
Ишле гаиләләргә көн аралаш бушлай бирелә торган бу икмәктә, башкалар белән беррәттән, Габдуллаҗанның да тулы хокукы бар, әлбәттә. Чөнки күләме гаиләдәге барлык кешеләр исәбеннән чыгып тәгаенләнә. Әле ярый, хөкүмәт ярдәм кулын суза, югыйсә, туксанынчы еллардагы бу ачлык күпләрнең башына җитә иде.
Зиннәтулла әлеге кыерчыкны озак кына учында әйләндергәләп торды да икегә бүлде...
Габдуллаҗанның күз бәбәкләренә яшь тыгылды, аны бабасы онытты лабаса, онытты!
– Авырлы әниегезгә йомшаграк җиреннән кисик әле, балалар, Ходай кушып, янә бер нарасый алып кайтасы бар бит әле аның...
– Ә миңа?
Бу сорау тышка бәреп чыкмады, сыкрау булып, Габдуллаҗанның авыз куышлыгында йотылып калды, чөнки ятим балага еладың ни, кычкырдың ни – барыбер файдасы юк. Киресенчә, тезгенне генә кыскарталар. Бу хакыйкатьне ул күптәннән күңел түренә салып куйган иде инде. Бабасына үпкәсе юк-югын, какмый-сукмый дигәндәй, тик балалар көнозын абыстай карамагында. Ә абыстай каты куллы, чеметкәләп кенә тора. Хәер, усаллыгы җитмәүчелектән, тормыш авырлыгыннан килгән усаллык иде булса кирәк, кайчак кочагына алып, мышык-мышык елаштырып та алгалый үзе.
Зиннәтулла оныгын онытмаган икән, юк, онытмаган, бисмилласын әйтеп, тамагын кыргалап алды да сакалын сыпыргалап әйтте:
– Калганы Габдуллаҗан белән миңа инде, балалар, гаеп итмәгез, – диде. Калган дигәне кәгазь калынлыгындагы үтә күренмәле телем иде.
Ул арада йомышчы хатын җамаякларга аш салды. Кичә Саҗидә белән Гөлчәһрә Шәберде урманыннан җыеп кайткан алабута башларыннан, бераз чөгендер яфракларын да өстәп пешерелгән кысыр үлән ашы. Халык шулай җан асрый.
Саҗидә Габдуллаҗанны янәшәсенә утыртты да, үз телеменнән зур гына ипи кисәген сындырып, аның итәгенә шудырды.
Моны борыч тел Гөлчәһрә күреп калган икән.
– И, әрәм тамак, кеше өлешенә кереп утыра, килмешәк, – дип ысылдап, Габдуллаҗанны тинтерәтеп алды.
Саҗидә дә, үз чиратында, сеңлесенең ботын күгәртте.
Бу астыртын ыгы-зыгыны Зиннәтулланың тавышы басты.
– Җә, балалар, дога: әгүзе билләһи минәш-шайтанир-ираҗим...
Саҗидә, йокларга яткач та, Габдуллаҗанны үз янына алды, кочагына кертте.
– Апаем, оҗмах син, – дип пышылдады малай ләззәт хозурлыгында, – үскәч, мин сиңа тегермән ташыннан да зуррак ипи сатып алып бирермен, валлаһи менә, алдашсам, җир йотсын.
– Акча каян алырсың соң?
– Апай, мин үскәч, тегермәнче булам. Тегермәнчеләр иң бай кешеләр бит алар. Әнә, безнең авылга килгән Арча тегермәнчесе Микулай ничек көрәеп йөри. Аягында шыгырдап торган күн итек, фуражкасының күдериге дә кешенекенә охшамаган, ат тоягыннан эшләнгән, ди. Казанда да берничә генә кешедә, ди андый фуражка...
– Җә, җитәр, хыялый, иртүк торасым бар, – дип, Саҗидә энесен кочагыннан чыгарды, – әйдә, йоклыйк.
Дәвамы бар
Читайте нас